31 июльдә казанлыларны өстәмә ял көне көтә

Җомга көнне, 31 июльдә, Татарстан һәм аның башкаласы халкын өстәмә ял көне көтә. ТР Президенты Указы нигезендә, бу көнне республикада мөселман бәйрәме-Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк, шуңа бәйле рәвештә бу көн эшләми торган көн булып санала.

30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү