Мигрантлар белән ничек эшләргә?

Россиягә, шул исәптән Татарстанга да читтән килүчеләр кирәк. Аеруча эшче көчләр җитми. Мигрантлар белән ничек эшләргә? Бездә аларга тиешле шартлар тудырыламы? Юк икән, нишләргә? Башкалада узучы семинарда хезмәт мигрантларын җирле шартларга ияләштерү турында сөйләшәләр.

– Мондый очрашу алтынчы мәртәбә инде. Биредә Россиянең 10 төбәгеннән 16 белгеч катнаша. Узган ел Россиянең 51 төбәгеннән 92 белгечне укыттык. Татарстанның читтән килүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе башка бик күпләргә үрнәк булып тора, – диде IT-паркта узучы семинарда «Яңа Гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасының генераль директоры Лилия Таишева.
Аның сүзләренә караганда, читтән килүчеләр үз хокукларын белеп бетерми. Алар медицина, хокук ярдәменә мохтаҗ.
– Без кешеләргә караңгылыктан чыгарга булышабыз. Хәйрия оешмабыз 10 ел инде шушы юнәлештә эшли. Ярдәмнең барысы да бушлай, – ди Лилия Таишева. – Бервакыт базарда йөргәндә бер егет килде. «Минем Россиядә яшәү вакытым төгәлләнде. Миграция таләпләрен бозам дип уйлыйм. Әмма коронавирус аркасында беркая да китә алмыйм. Хәтта урамга да чыгып йөрергә куркам», – ди ул. Алар өчен Россиядә тору вакыты озайтылганын әйткәч, бичара егет нишләргә дә белмәде. Шатлыктан балкый. Шул арада бер сатучыдан алма алып, безгә өләште. Аларның бездән китәселәре дә килми.
Сүз уңаеннан, республика халкының 70 проценты мигрантларга карата яхшы мөнәсәбәттә икән. Алар арасында тәртип бозу очраклары да 15 процентка кимегән.
Киләчәктә чит илдән килеп, биредә калучылар өчен мобиль кушымта эшен киңрәк җәелдермәкчеләр.
– Без бу кушымтаны 2018 елда уйлап тапкан идек. Ниһаять, аны Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле хуплады. Пандемия вакытында әлеге кушымта аша 400 читтән килүче ярдәм алды. Аларның һәркайсы да үзләренең сорауларына җавап тапты, – ди Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.
Россия Фәннәр академиясенең бүлек җитәкчесе Виктория Леденова эшкә килүче мигрантлар хакындагы барлык мәгълүматларның электрон булачагын әйтте.
– Эшкә урнашырга теләгән кешеләрне авыр хәлдә калдырмас өчен эшләнә бу. Арадашчыларга көн бетәчәк. Бу электрон кушымтада мигрантның кайдан кайчан килгәне, бурычлары бармы-юкмы икәнлеге күренеп торачак, – ди ул.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү