«И ул кызның күргәннәре! Бармакларын сындырганнар, чәч толымы киселгән…»

Сүз иреге бирелгәч, тел чишелде, алдын-артын уйлап тормастан, төкерек чәчә-чәчә, йодрык болгый-болгый кемнедер сүгәбез, яныйбыз, елыйбыз… Кемгә һәм нигә акырабыз соң? Җанда тынычлык югалды, матурлыкны күрми башладыкмы? Түбән Камада моннан биш ел элек ачылган Габдула Тукай исемендәге ял һәм уку паркында йөргәндә үз-үземә биргән сораулар бу.

Халык телендә Тукай паркы дип аталган бу паркның тарихы катлаулы. Аның идеясе ул чакта шәһәрнең баш архитекторы вазыйфасын башкарган Фирдәвис Хановка туры килә. Ул аның күптәнге якты хыялы булып, шактый еллар тормышка ашыра алмый йөри.

Шулай итеп, узган гасырның 90нчы еллар башында Габдулла Тукайга һәйкәл кую өчен урын эзли башлыйлар. Аны Бакый Урманче күрсәтә: Кояшлы (хәзер Тукай урамы) урамындагы Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә каршындагы мәйдан. Менә шул вакытта архитектор ярымташландык урынга карап: “Их, бу урында парк төзергә иде”, – дип уйлап куя. Иҗат кешесенең башына бер уй керсә, аның йокысы кача. Проекты кулланышка кертелерме – әйтә алмый, ләкин җиң сызганып эшкә тотына. Хыялында Тукай әсәрләре персонажлары сыннарын бер-бер артлы кайчан да бер барлыкка киләчәк паркның буеннан-буена тезә ул: кыз бала, аның кулына кунган күбәләк, Маэмаена дәрес бирүче малай, кәҗә белән сарык, карак малай, су анасы…

Әле дә ярый елларны исемли башладылар. 2015 елны, мәсәлән, Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан иттеләр. Ул елны республикада яңа парклар төзелде, булганнары төзекләндерелде. Менә шул чакта архитектор Фирдәвис Хановның да проекты бик урынлы булып, аны тормышка ашыру эше башлана.

– Сквер булырга тиеш иде ул. Ә сквер – культуралы ял итү урыны, анда кибет-кафелар юк. Үзәккә фонтан урнаштырдым, аның янында Су анасы чәчен тарап утыра, агач артына карак малай поскан, – дип аңлата архитектор.

Су челтергән тавышка музыка кушыла, балалар өчен язылган шигырь-хикәяләр яңгырый. Романтика инде!

Бу гына да түгел: скверның башлангыч ноктасы булган “Макдональдс” артында балалар мәйданчыгы төзелә, биредәге карт агачлар киселә; татар йорты стилендә өч бина барлыкка килә: административ-көнкүреш корпусы, хуҗалык блогы һәм бәдрәф.

– Дөньяда төрле исемдәге, хәтта бер мәгънәсе булмаган парк-скверлар күп. Ә татар халкының яраткан шагыйре, горурлыгы булган Габдулла Тукайга багышланганы юк, югыйсә, ул моңа бик лаек! Мондый сквер Россиядә бүтән юк. 2016 елда “Парклар һәм скверлар елы”на нәтиҗә ясалды һәм бу проект җиңү яулады. Ләкин минем өчен монысы түгел, ә шушы сквер сыйфатында татар халкының мирасын мәңгеләштерүдә үземнән өлеш кертә алуым мөһим иде, – дип дәвам итә парк белән бәйле истәлекләрен Фирдәвис Ханов.

2015 елның 14 августында Тукай скверын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул түбәнкамалылар өчен зур бүләк булды. Ул чакта Фирдәвис әфәнде халыкка мөрәҗәгать итеп: “Шушы матурлыкның кадерен белик, ватмыйк-җимермик, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшырырга язсын”, – дигән иде. Тормышка аштымы аның теләге? Минемчә, паркка килгән саен архитекторның йөрәге сыкрыйдыр. Ә бит бу парк шәһәрнең экскурсия маршрутына кертелгән объект; биредә масакүләм мәдәни чаралар уздырылды (ин шәә Аллаһ алга таба да булыр); күрше районнардан паркны күрергә дип махсус килүчеләр бар… Парк янында ук шагыйрь исеме белән аталган китапханә булу бу микрорайонның үзенчәлеген шәрехли.

Сквер мин яшәгән йортка якын, шуңа да анда еш булам. Килгән саен бер яңалыкка тап булына: әле бер, әле икенче скульптура өлешләп-өлешләп  ватылган. Янында басып торам да, авыр сулап, эчтән генә бу вәхшилеккә кулы күтәрелгән кешене ачуланып, утыргычка барып утырам. Дөрес, соңгы вакытта анда да утырасы килми, чөнки яшьләр өчен бу утыргычлар тавык кетәклеген хәтерләтә: утырмыйлар, ә кунаклыйлар да як-якларына төкеренә-төкеренә, тәмәке пыскыталар, туңдырма ашыйлар, сыра эчәләр. Кисәтү ясасаң, бик “культурно” гына “ерак урынга озаталар”.

Тукай әкиятләре буенча эшләнгән скульптураларның җаны булмаса да, акырып елыйлардыр кебек. Кулына күбәләк кунган милли киемле кызны балаларга үрнәк итеп күрсәтәсе дә бит, тик аның бармакларын кисеп, инвалид ясаганнар. “И, ул кызның күргәннәре! Бер баруымда күбәләге “очып киткән” иде, икенчесендә бармакларын сындырганнар. Инде бер тапкыр гына “дәваланмады”, – дип уфтана Фирдәвис әфәнде. Мин чәч толымы “киселгән” килеш күрдем. Бу көннәрдә кыз скульптурасының урыны буш – Казанга ремонтка алып киткәннәр икән.

Бассейн читендә чәч тарап утырган су анасы янындагы агач артына поскан карак малайга “җәза”ның катысын биргәннәр: башының бер өлеше юк. Агач кәүсәсенә дә шактый “эләккән”. Кемгә комачаулаган алар? Әллә сыннар ясалган материал, билгеле бер вакыттан соң, җимерелә башлыймы? Архитекторның фикере мондый: “Полимер материалдан ясалды алар. Гарантия дә бирелде. Бәлки, һава температурасы үзгәрүенең тискәре йогынтысы бардыр. Ләкин бит кителә яки ярыла башлаган урынны тагын да зурайтырга димәгән! Бу – халыкның ваемсызлыгы”.

Парктагы хәлләр турында телевидениедә эшләгән коллегаларга сөйләгән идем, алар урынга барып, җаваплы кешеләр белән аралашып кайтты. Баксаң, парктагы хәлләр белән шәһәр җитәкчелеге хәбәдар икән, анда булып, барысын да үз күзләре белән күреп кайтканнар һәм тематик скульптураларны, Тукай бюстын, ташкирпечне ремонтлау турында карар кабул ителгән. Әйе, ремонтланыр, ләкин сорау туа: озаккамы?

Паркта ял итүчеләр видео камера куярга кирәк, ди. Бар алар, утыздан артык. Тик менә алар ярдәмендә вандалларны ачыкларга мөмкин түгел, чөнки паркның сак хезмәтендә монитор юк икән. Бу мәсьәлә бик тиздән хәл ителер дигән өметтә калыйк. Һәм, әлбәттә, безгә булганның кадерен белергә, балаларыбызны да шуңа өйрәтергә бик вакыт.

Гомумән, милли мирасны барлап-саклап тору һәркем киләчәк буын алдындагы бурычыдыр.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү