Поляк хатыны ниләр күрми…

Үткән атнада дөнья яңалыклары спирале гадәттәгечә кискенләшкән милли, дини, социаль проблемалар боҗрасында бөтерелде. Төркиядә Айя-София мәчетендә 86 елдан соң беренче тапкыр җомга намазы укылды. Бөтен планета масштабындагы вакыйгага әйләнгән бу җәмәгать намазында Төркия лидеры Эрдоган катнашты. Җомгада катнашырга теләүчеләрнең күплеге сәбәпле, мәчет тирәсендәге тагын 5 мәйданны сәҗдә урыны итәргә туры килгән. Төркиянең төрле шәһәрләреннән Айя-Софияга җәмәгать намазына килүчеләр байтак булган. Намазда 350 мең тирәсе кеше катнашты диделәр. Социаль дистанцияне саклау һәм куркынычсызлык тәэмин итү белән 17 мең тәртип сакчысы шөгыльләнгән, 100 «ашыгыч ярдәм» машинасы әзер торган, 736 табиб эшләгән.

Сүриядә парламент сайлаулары нәтиҗәләре игълан ителде. Үткәрелгән сайлауда илнең бер өлешендә генә сайлаучылар активлыгы минималь булды, дип белдерә чит ил мәгълүмат агентлыклары. Төркиянең дәүләт радиосы вакыйгага «сайлаучысыз сайлауларда парламентка хәрби җинаятьчеләр кереп тулды» дигән бәя бирде.

Парижда «Җил белән киткәннәр» («Унесенные ветром») фильмында Мелани Уилкс ролен башкарган Голливуд кино йолдызы 104 яшьлек Оливия де Хэвилленд вафат булды. Аның үлеме турындагы хәбәр дөнья яңалыклары тасмасында төп урыннарның берсен биләде.  Оливия де Хэвилленд мәшһүр йолдыз буларак кына түгел, продюсерлар һәм актерлар арасындагы мөнәсәбәтләрне соңгылары файдасына үзгәртү өчен күп көч куйган профсоюз эшлеклесе буларак та билгеле.

Польшада исә Европа Советын тәшвишкә сала торган карар көтелә: илдә хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәш Конвенциясеннән чыгачакларын әйттеләр. Европа Советының хатын-кызларны җәберләүне һәм өйдә кыйналуларны кисәтү турындагы Конвенциясе 2011 елның 11 маенда Истанбулда 47 ил тарафыннан хупланган, 34 дәүләт инде аны имзалап һәм ратификацияләп өлгергән, 11 дәүләт ратификациясез генә имзалаган иде. Поляк хөкүмәте аңа 2012 елда имза салган, 2015 елда ратификацияләгән. Гүзәл затларга каршы золымны туктату чарасы булып саналган әлеге документны поляклар соңгы вакытларда башка күзлектән укый башлаган. Илнең Ярослав Качиньский җитәкләгән «Закон һәм гаделлек» исемле консерватив партиясе килешүдән чыгуны таләп итә. Юстиция министры Збигнев Зебро 27 июль көнне Конвенциядән чыгу процессы башланачагын белдерде. Министр хатын-кызлар өчен җан аткан бу халыкара килешүне моңарчы «гомосексуализм идеологиясен яклау өчен феминисткалар иҗат иткән документ» дип игълан иткән иде. 24 июль көнне, Истанбул Конвенциясен яклап, ике меңләп кеше Варшава урамнарына чыкты. Европарламент җитәкчелеге полякларның бу адымнары өчен борчылу белдерде. Әмма поляк сәясәтчеләре үз ниятләрендә нык тора, поляк хатыннары андый килешүгә мохтаҗ түгел дип баралар.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү