Яңа юлга күпме акча тотасылары билгеле

Мәскәү белән Казанны тоташтырачак М-12 түләүле автомобиль юлын төзүгә 500 миллиард сумнан артыграк акча тотарга җыеналар.

«Автодор» компаниясе дәүләт сатып алулар сайтына юлның төрле этапларын төзүгә 8 тендер урнаштырган. Татарстан һәм Чуашстан аша Идел күпереннән узачак юл өлеше иң кыйммәтлесенә әйләнәчәк. Трассаның бу этабы 123 миллиард сумнан артыгракка төшәчәк. Исегезгә төшерәбез: «Европа – Көнбатыш Кытай» федераль проектына кертелгән  М-12 түләүле юлын 2024 елга төзеп бетерергә ниятлиләр. Аның аша Казаннан Мәскәүгә 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Түләүле юл җиңел машина белән барганда 1600 сумга төшәчәк.


Фикер өстәү