Татарстанда 63 мең видеокүзәтү камерасы даими эшләп тора. Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
«20 мең камераның эшен интернет аша җайлап-күзәтеп торырга мөмкин. Бу юнәлештәге эш дәвам итә, камералар саны арта. Без Кытай тәҗрибәсенә таянабыз: әлеге илдә камералар саны бездәгедән берничә тапкыр күбрәк», – дигән ул.
Калган камералар контрольдә һәм учетта тотыла. Кирәк булганда, хуҗаларыннан билгеле бер урын буенча камера архивын (күпфатирлы йортларда урнаштырылган видеокамералар язмалары – 7 көн, җәмәгать урыннарында урнашканнарыныкы 30 көн дәвамында саклана) сорап алырга мөмкин.
Альберт Яковлев әйтүенчә, Казанның җәмәгать урыннарында – 2 меңләп, күпфатирлы торак йортларда 12 меңләп камера эшли.