Татарстан табиблары казахларга булыша

Казахстанга Татарстаннан табибларның икенче төркеме киткән. Алар Җамбыл өлкәсендәге коллегаларына яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, табибларның беренче төркеме 17 июль көнне Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Усть-Каменогорск шәһәренә җибәрелгән.

Татарстаннан ярдәм кулы сузарга китүчеләр – вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләренең «кызыл зона»сында эшләгән табиблар, поликлиникаларда эшләүчеләр, коронавируслы сырхауларны дәвалаган зур хастаханәләр җитәкчеләре. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан медиклары сырхаулар белән турыдан-туры эшләмәячәк. Шуңа күрә чит илдә аларның йогышлы авыру эләктерү ихтималы – юк дәрәҗәсендә.

Сүз уңаеннан, кичә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 32 яңа очрагы  (иң күбе Казанда – 18) расланган. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 19ы өендә дәвалана. Республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 5501 очрагы теркәлгән. Инфекциядән вафат булучылар саны 41гә җитте.


Фикер өстәү