Футболчыларның кайчан уйнаячагы билгеле

Россия Премьер-лигасы (РПЛ) яңа сезонның тулы календаре билгеле булды. Дөрес, уеннарны үткәрү көне һәм вакыты төгәл билгеләнмәгән әле. Әлегә бер тур очрашуларының кайсы көннәр аралыгында үткәреләчәге генә билгеле. Мисалга, чемпионатның беренче туры уеннары 8 – 11 августта була.

Казан «Рубин»ы яңа сезонны үзендә Мәскәү «Локоматив»ына каршы уен белән ачып җибәрә. Декабрь уртасына кадәр командалар 19ар очрашу уздырыр дип көтелә.  Язгы уеннарның беренчесен «Рубин» Мәскәүдә «Спартак»ка каршы уздырачак. Чемпионат 16 майда төгәлләнә. Бу көнне Казан командасы башкалада Волгоградның «Ротор» командасын кабул итәргә тиеш.

Бер атна элек тәмамланган узган сезонда Казан командасы 10 нчы урынны алды.


Фикер өстәү