2021-2022 уку елында БДИнең минималь баллары кимиячәк

Коронавирус пандемиясе аркасында гамәлгә кертелгән онлайн-укуның балаларның белем дәрәҗәсенә сугуы беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә Россия Фән һәм югары белем  министрлыгы киләсе уку елында вузда белем алуны дәвам итү өчен Бердәм дәүләт имтиханы буенча минималь балларны киметергә карар иткән. Бу хакта боерык проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында пәйда булган.

Боерык проекты нигезендә, рус теле буенча балларның минималь күләме – 40 булачак. Рус әдәбияты һәм география өчен дә – шул ук күләмдә. Укучыларга җәмгыять белеме буенча – 45 балл, информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча – 44 балл җыярга туры киләчәк. Математика, химия, физика һәм биология буенча БДИның минималь баллары 39 күрсәткечен тәшкил итәчәк, тарих буенча – 35 балл, чит телләр буенча – 30 балл тупларга кирәк булачак.

Документта билгеләп үтелгәнчә, мәгариф оешмаларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча егет-кызларны укырга кабул иткәндә минималь баллар билгеләнгән шушы боерыкка таянып эш итәргә кирәк булачак.

Боерык проекты буенча фикер алышу быелның 12августына кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: мәктәпне тәмамлаганлыкка аттестат алу өчен мәҗбүри ике фән – рус теле һәм математика буенча минималь баллар җыярга кирәк.

 


Фикер өстәү