Кереме дә үзебезгә, эш урыннары да күбрәк         

Татарстан – Россия күләмендә иң күп сөт җитештерүче республика. Тик аның бер өлеше генә үзебездә эшкәртелә. Калган кадәресе чит төбәкләргә чимал буларак озатыла. Күпләп сөт җитештерүче хуҗалыклар көн саен йөзләрчә мең сум керемнән колак кага.

Тәүлегенә 4 мең тоннага якын продукция җитештереп тә, куллану базарындагы эшкәртелгән сөт һәм сөт продукцияләрен чит төбәкләрдән сатып алу – керемнең шактый өлеше кимү белән беррәттән, авыл җирлегендә болай да зур проблемага әйләнеп баручы эш урыннарын югалту дигән сүз дә бит әле.

Шөкер, Нурлат районында бу юнәлештә дә алга китеш бар. Бүген бер «Нурлат сөте» хуҗалыгында гына да тәүлегенә 24 мең килограммнан артык сөт эшкәртелә.

Нурлат районы хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин әйтүенчә, элегрәк район үзәге һәм күпчелек авыл кибетләрендә башлыча читтән кертелгән сөт һәм сөт продуктлары сатылса, халык хәзер «Нурлат сөте» җәмгыяте җитештергән продукциягә өстенлек бирә башлаган. «Сыйфаты да яхшырак, бәясе дә кулай», – ди ул.

Нурлат шәһәрендә һәм авыл кибетләрендә булганда, махсус игътибар иттем. «Нурлат сөте» хуҗалыгында продукциянең сыйфатына гына түгел, катык, каймак, кайнатылган сөт һәм башка төр продукцияләр тутырылган савытларның югары зәвык белән ясалган булуына да, ак май, эремчек, корт кебек милли ризыкларның төрләрен арттыруга да игътибар арта.

«Нурлат сөте» хуҗалыгы көн саен үз кулланучыларына 7000 килограммнан артык эшкәртелгән сөт, 4 мең килограммга якын төрле сөт продуктлары тәкъдим итә. Элегрәк елларда әлеге төр продуктлар башлыча чит төбәкләрдән кертелсә, бүген нурлатлылар   кайнатылган сөт, катык, каймак һәм башка төр эшләнмәләре белән үзләре күрше Самара һәм башка төбәкләрне шатландыра.

Камил Сәгъдәтшин            

 


Фикер өстәү