27 яшьлек ир яшь ярымлык кызына зыян салган өчен җавап бирәчәк

Бөгелмәдә яшәүче 27 яшьлек Сергей Кукушкин яшь ярымлык кызына карата көч кулланган өчен янә суд каршына басты, дип хәбәр итә Татар-информ.

Шунысын да искәртик: быелның 13 апрелендә Бөгелмә шәһәр суды кечкенә кызына карата көч куллануда гаепләнгән Сергей Кукушкинны аклады. Әлеге вакыйга җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу кузгатты.

Ир-ат кызына карата бернинди дә көч кулланмавын, памперсын алыштырган вакытта очраклы рәвештә генә баланы җәрәхәтләвен әйтте. Шуңа да карамастан, аны тоткарладылар.

Прокуратура гаепләү карары белән риза булмыйча ТР Югары судына шикаять бирде, шуннан соң эшне яңа составта карау өчен янә Бөгелмә шәһәр судына кайтардылар.

Бүген ТР Югары судының гаепләү хөкемен үзгәрешсез калдыруы һәм эшне Бөгелмә шәһәр судына кире кайтаруы билгеле булды. Кукушкинның адвокаты сүзләренчә, эшне яңа маддә буенча караячаклар.

«Бу юлы җинаять эше тән җәрәхәтләре булу-булмау факты буенча каралачак. Ул „Сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян китерү“ маддәсе булыр, мөгаен», — дип искәртте адвокат.

Дәүләт гаепләүчесе процесс башланыр алдыннан белдергәнчә, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Югары суды карары белән килешмичә кассация шикаяте биргән, шуңа бәйле рәвештә ул тыңлауларны башка көнгә күчерүне сорады.

Суд прокурорның үтенечен канәгатьләндерде һәм процессның башлану вакытын 3 августка кадәр кичектерде.

 


Фикер өстәү