Россиядә коронавируска каршы вакцинага тулысынча ышаныч пәйда булгач кына прививка ясый башларга мөмкин булачак.
Президент Владимир Путин санитария-эпидемиологик вазгыятькә багышланган киңәшмәдә шундый шарт куйган. Аның әйтүенчә, Россия фәнни-тикшеренү оешмалары вакциналар эшләүдә бик нык алга киткән.
Путин прививка ясатыргамы-юкмы икәнен һәр кеше үзе хәл итәчәген, әмма үзебезнең, шулай ук якыннарбыз, аеруча балаларның сәламәтлеге өчен бик зур җаваплылыкка ия булуыбызны билгеләп үткән.
Киңәшмәдә вице-премьер Татаьяна Голикова әйтүенчә, Россиядә инде көзен үк ике вакцина җитештерелә башларга мөмкин.