Яшь чагында бар сәләтен тулысынча ачарга мөмкинлек бирелгән булса, кем булыр иде икән ул?

Фәридә апа Шакирова турында сүз чыкса, бу кешегә яшь чагында ук бар сәләтен тулысынча ачарга мөмкинлек бирелгән булса, кем булыр иде икән дип уйланам мин.

Шагыйрьме, язучымы, әллә инде табибмы (үзлегеннән күп укып та, кайбер табиблар белән тартышырлык белем туплаган инде ул), әллә…  Шунысы хак: бу һөнәрләрнең кайсын гына сайласа да, югалып калмас, үз эшенең остасы булыр иде, таланты белән танылыр иде ул. Теләсә кайсы темага сөйләшерлек, киңәш бирерлек белеме дә, әйтер сүзе, саллы фикере дә бар аның. Хәер, журналистика да әнә шундый тирән белемле, фикерле кешеләр һөнәре ләбаса. Тикмәгәмени, ике дистә еллап редакциядә эшләп, инде аннан киткәненә күп вакыт үтсә дә, бүген дә үзен райондашлар беренче чиратта үткен каләмле журналист, язучы, шагыйрә буларак белә, таный, хөрмәтли. Гаҗәп, әмма хак: бар темада бердәй колачлап «йөзде», һәр жанрда бердәй иркен язды Фәридә апа. Район газетасына гына түгел, «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» газеталары, «Чаян», «Сөембикә», «Казан утлары» журналларында да аның иҗат җимешләре күп еллар дәвамында дөнья күрде. Шушы кадәр саекмас илһам чыганагын кайдан алды икән дисезме?

«Катлаулы тормыш юлы узып, күп сынаулар һәм гаделсезлекләр кичереп, бирешмичә, нәфрәт җыймыйча яши алу өчен йөрәктә мәңге саекмый торган мәрхәмәт чыганагы булу кирәктер, мөгаен. Миңа Ходайдан бирелгән иң зур бүләк – табигый илһам чаткысы – тере факел булып дөрләп янмаса да, дөньямны бизәп, матурлап яктыртып торды. Озак еллар журналистикада эшләү дәверендә язмаларым белән бик күпләрне олылап, хөрмәтләп сөендерә алдым. Кайнар хисләр белән салкын акыл тарткалашкан тигезсез көрәшнең, гамьле уйлануларның нәтиҗәсе буларак, фәлсәфи һәм лирик шигырьләр туды, ачы тормыш тәҗрибәсе чәчмә әсәрләрнең төп нигезен тәшкил итте», – дип язды ул үзенең «Бәгырьләрдән тамган моңнар» исемле китабында. Тормыш галиҗәнап биргән сынау-сикәлтәләр аша үтә-үтә чарланган, тупланган тәҗрибә, әрнү-моң булып йөрәк түрендә калган кичерешләр аның иҗатына әзер җирлек булса, тормышта, янәшәдә булган вакыйгаларга, кешеләргә битараф булмаганга, бар дөньяны күңел күзе белән күрә белгәнгә,  иҗат касәсе һәрчак мөлдерәмә булган да инде аның. «Күңел ярларында ак дулкын», «Бәгырьләрдән тамган моңнар» исемле китапларына тупланган әнә шул бәгыре аша үткәреп язган әсәрләре тиз арада үз укучыларын тапкан икән, моңа аптырыйсы да түгелдер. Тирән фәлсәфә, кайчакта үзәк өзгеч ярсулык белән язылган шигырьләре кайсы гына аудиторияне дә әсир итәрлек шул.

Хәтерлим әле, бер чорда юморескалар белән мавыкты Фәридә апа. Көненә әллә ничәшәрне язды, барысы да көн темасына, юморга төрелгән тәнкыйть тә, сәясәт тә, үзгә фикер дә иде аларда. Кызганычка, алар китап булып дөнья күрә алмадылар.

Язмаларны да, шигырьләрен дә шулкадәр җиңел, бер тында яза иде ул. Хәтта фикере артыннан язып та җитешә алмый кебек тоела иде. Редакциядә эшләгән елларында авылларга бик күп йөрде, танышлары бик күп иде. Башкаларга булышырга әзер торуы, юмартлыгы (үзе бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә дә, өлгергәннән безне сыйлый башлый, ул пешергән кабак бәлешләренең тәме дә истә) белән дә аерылып торды. Танылган җиләкче, бакчачы да бит әле ул. Гөлләрнең мең серен белүче дә. «Тормыш ыгы-зыгысыннан арысам, урманга барып, күңелемә дәва табам», – дип шаккатыра торган урман кызы да. Хисле оратор да. Үзе язган шигырьләрен укыганда күпләр аны еламый тыңлый алмый. Шигырьләренә танылган иҗатчылар, галимнәр һәм шагыйрьләрнең югары бәя бирүе дә күпне сөйли. Районда үткән Тукай көннәрендә Фәридә апа сугыш чоры балаларына багышлап язган шигырен укыгач, галим Фоат ага Галимуллин түзми, сәхнәгә чыгып, рәхмәт әйтеп, барлык сугыш чоры балалары исеменнән чал башын ия…

Гомер буе аралашырга яратты Фәридә апа. Кая гына чакырсалар да, барлык чара, очрашуларга барырга вакыт таба белде (әле дә шулай). Гаиләсе, якыннары өчен дә, җанын бирердәй булып, кайгыртып яшәде. Чит-ятларга ярдәм итә алудан да тәм таба белде…  Аның күңел җылысы, яз кояшы кебек, һәркемгә җитте.

Фәридә апа кебекләр турында, аның күңелендә, йөрәгендә яз ярсуы, диләр. Кышкы   көннәрдән соң көтеп алынган язгы хисләрнең, язгы уянуның никадәр кадерле икәнен аңлаган кешегә бу сүзләргә нинди мәгънә салынуын аңлатасы юк. Фәридә апаның күпсанлы укучылары, иҗатына гашыйк кешеләр дә инде аның шигырь-хикәяләренең яз һавасы кебек шифалы, яз кояшы кебек тансык булуын әйбәт белә.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү