«Оныклар русча эндәшсә, «ишетмим» яки нык кына ачуланам»

Язмышка ышанмаучылар сирәктер. Мария апаның беренче баласын үзе укыган Бөгелмә район үзәгендә табырмын дигән уй башына да кереп карамагандыр. Ире янына – Оренбург өлкәсендәге Абдуллин районының Иске Шалты авылына кайтасы урынга, бала тудыру йортына барырга туры килә аңа. Ир бала таба ул, Илдус исеме кушалар. Тагын егерме дүрт елдан соң шушы нарасый, инде тормышка үз карашы, хыялы булган егет булып, Бөгелмәгә кайтыр һәм шунда төпләнеп калыр дип кем уйлаган?! Бу тормышта бернәрсә дә очраклы түгел.

Мария һәм Әсгать Касыймовлар гаиләсендә Илдустан соң бер-бер артлы тагын ике ир бала туа. Шулай итеп, өйдә өч баһадир үсә. Юк, көрәшчеләр түгел, ә хезмәтләре белән батырлар. Бүгенге язмабызның герое шуларның берсе – Илдус.

Гадәти авыл малайлары булып, яшьтәшләре кебек үк урам тузаны туздырып, эшкә батыр булып буй җитә егетләр. Укуда да сынатмый алар.

– Олы бала бит, Илдуска эш күп эләкте. Кире, ялкау бала түгел иде ул: бер эштән дә тарсынмады, аеруча әнисенә ярдәм итәргә тырышты. Илдус шуның белән дә бәхетле: бала вакытында  әби-бабай тәрбиясе алды. Без гел эштә, өйдә әти-әни бар, шуңа да бала өчен күңел тыныч. Илдус кечкенәдән үк җилбәзәк бала булмады:  аңа оешканлык, һәр мәсьәләдә җитдилек, олыларча фикерләү, сүз тыңлаучанлык хас иде. Энергиясе ташып торды. Сигезенче классны тәмамлагач, машина төзелеше техникумына укырга керттем үзем. Ә эшкә Бөгелмәгә кайтуын теләдем. Чөнки анда туганнарыбыз күп. Икенчедән, башка төбәктә яшәсәм дә, балаларның Татарстанда гомер итүләрен теләдем. Әнием чыгышы белән Баулы районыннан, кунакка барган саен шунда яшәүчеләргә кызыга идем. Илдус каршы килмәде, фарфор заводына эшкә урнашты. Аны тиз күрделәр, югары күтәрелде. Аннан соң югары белем алырга булды. Нинди эшкә алынса да, минем белән киңәште, – дип сөйли Әсгать абый.

– Абый һәр эштә тәртип, пөхтәлек, чисталык яратты һәм ярата. Безгә бүген дә кисәтү ясап тора. Аның гаражына керсәң, исең китәрлек: инструментлар кибеттәге кебек матур итеп тезелгән, ишегалдында бер чүп тапмассың, хезмәт коралларының үз урыны булыр. Эш кабинеты да «елмаеп» торыр иде. Тәнкыйть кәнфит түгел: абый киләсен алдан белсәм, бакча, каралты-кура тирәсендә тәртип урнаштыра башлыйм. Үпкәләп тә булмый аңа, елмаеп, бер җылы сүз әйтсә, күңел эри дә китә. Абый кеше шундый булырга тиештер инде ул, – дип аның турында энесе Альберт.

Һәркем бу тормышны үзенчә кабул итә һәм шуннан чыгып аны үтә дә. Әйе, нәкъ шулай: үтә. Ә мин аны ике яр арасындагы асылмалы күпер итеп күзаллыйм. Ә ул гел тирбәнеп тора. Җилле-буранлы көннәрдә, егылып төшмәс өчен, бауга ике кул белән чытырдап ябышырга кирәк. Ә андый чаклар, килешерсез дип уйлыйм, гомер иткәндә булгалый шул.

Героебыз биографиясендә «казынып» тормыйк, әмма аның төрле вакыйгалар белән чуарланган булуын әйтеп китәргә кирәк.

Фарфор заводында яшь белгечне мастер итеп билгеләр. Берничә ел эчендә ул цех начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Димәк, егетнең башы шәп эшли, оештыру, җитәкчелек итүгә сәләте бар. Икенчедән, үз алдына куйган максаты киләчәкне дә колачлый. Дөрес, айга очарга җыенмый, шулай да хезмәт баскычы буенча бер күтәрелә башлагач, инде артка юл булмавын да аңлый.

Холкы шундый: бер урында таптанырга яратмый, сүз эзләп кесәгә керми, шул ук вакытта тамак ярып кычкырмый; таләпчән, дисциплина ярата. Шуңа да ул җитәкләгән коллективларда тыныч, дустанә атмосфера хөкем сөрә. Коллективлар дип күплек санда язам, чөнки аның биографиясендә хезмәт урынын алыштыру бер генә түгел һәм барысы да югарырак күтәрелү белән бәйле. 2010 елда кайчандыр кыяр-кыймас кына, күңелендәге шикләнү хисләрен җиңәргә тырышып атлап кергән районның башлыгы итеп билгеләнә Илдус Касыймов. Бу вакытта ул бөгелмәлеләрнең ихтирам-хөрмәтен казанып өлгергән, кем әйтмешли, тәмам җитлеккән җитәкче була, аны якташлары итеп кабул итәләр. Ул – Бөгелмә шәһәренең почетлы гражданины, «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» исеме иясе; дәүләт бүләкләре дә шактый, шуларның берсе – «Фидакарь хезмәт өчен» медале; республика һәм ил күләмендә уздырылган бәйгеләрдә җиңү яулый.

Дус иң кыен чакта сынала, ди халык мәкале. Илдус Әсгатовичның тормыш күген көннәрдән бер көнне караңгы болыт каплый һәм куерганнан куера. Нәкъ менә шушы чакта якташларының яклавын тоя ул. Вазыйфасы буенча гадәти дип саналган хезмәтләре өчен күпләр аңа рәхмәтле икән бит.

Күпчелек руслар яшәгән район үзәгендә татар газетасы редакциясе оештыруны ахмаклык дип кабул итүчеләр булмады түгел – булды. Ә Илдус Касыймов татар редакциясе бүлмәләрен ремонтлауда, газетага язылу кампаниясендә матди яктан ярдәм итә. Гомумән, редакция коллективының чын дусты була ул. «Татар газетасының проблемалары белән таныш булды һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер иде. Дәүләт Советына эшкә киткәч тә, газета укучыларын онытмады депутат, бәйрәм котлаулары җибәрә иде», – дип яза интернет челтәрендә журналистика ветераны Ә. Мостафина.

– Нәселгә язылган язмыштыр инде: бабайны, халык дошманы дип, ун елга утырталар. Соңыннан акланды ул. Ләкин бит шаукымы калды. Илдусны да ришвәт алуда гаеплиләр. Ышанмыйм һәм соңгы сулышыма кадәр улымны яклаячакмын: ул бервакытта да кеше малына кызыкмады, мохтаҗлыкта үсмәде. Әнисе дә, мин дә динле нәселдән. Хәзер үземә авылда имам вазыйфасын башкарырга туры килә. Ата-ананың – баласына, баланың әти-әнисенә кылган догасы кабул була, диләр, без дә, балаларыбыз-оныкларның тәүфыйк-һидәятле булуын сорап, Аллаһыга ялварабыз, – дип, күз яшьләрен сөртә Әсгать абый.

Бу язманы әзерләгәндә Мария апа белән Әсгать абыйның уллары, оныклары белән аралашырга туры килде. Яшьләрнең русча сөйләшүенә күнеккәнлектән, Илдус әфәнденең балалары да татар телен белмидер дип уйлаган идем, ялгышканмын – рәхәтләнеп үз телебездә гамьле әңгәмә килеп чыкты. Димәк, гаиләдә милли мохит саклана.

– Яшермим, әти бераз корырак кеше, ләкин бер дә юкка ачуланмый ул. Алдаганны, буш сүз сөйләгәнне яратмый. Әти сүзе һәрвакыт закон булды, бүген дә шулай. Кечкенәдән үк мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Монысы өчен аңа аеруча рәхмәтлемен. Һөнәр сайларга вакыт җиткәч, аның юлыннан китәргә теләвемне әйттем, бик сөенде. Әтинең гел эштә булуы хәтердә. Гадәттә, якшәмбене безгә багышлый. Барыбыз бергә табигатькә чыгабыз. Әти белән балыкка йөрдек, үсә төшкәч, ауга да ала иде. Авылда яшәүче әби-бабай янына да кайтырга кирәк бит. Бер уңайдан әйтеп китим әле: 5 июльдә Әсгать бабайга 91 яшь тулды. Күз тимәсен, авыл эчендә машина да йөртә әле ул. Шул көнне барыбыз да әтинең туган нигезендә җыелдык, – ди Илдус әфәнденең улы Руслан.

Тел дигәннән, оныкларның ана телендә иркен сөйләвендә Мария апа белән Әсгать абыйның роле аеруча зур икән.

– Илдус миңа охшаган, бер сүзне ике тапкыр кабатламас. Мин дә балаларга әйттем: «Без – татар, өйдә шул телдә генә аралашасыз. Рус телен дә, башкаларын да өйрәнегез, әмма ана телен онытырга рөхсәтем юк!» Оныклар русча эндәшсә, «ишетмим» яки нык кына ачуланам. Әлхәмдүлилләһ, әлегә кадәр без картларның сүзен аяк астына салып таптамадылар, хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булып яшибез, – ди Әсгать абый.

Энеләре Илсур белән Альберт абыйлары Илдусны туган җанлы дип сыйфатлый. «Икебезнең дә Бөгелмәгә кайтып төпләнүендә аның йогынтысы зур булды. «Кайт!» – дип боермады, «Бергә булыйк», – диде. Институт бетереп кайткан мәлләрдә күрсәткән ярдәмен бәяләп бетергесез. Киңәш бирә дә аны ничек үтәгәнне сиздерми генә күзәтә белә иде», – ди Илсур.

– Әллә үзе шунда эшләгәнгәме икән, фарфор заводының ябылуына борчылды, эченнән янды. Район җитәкчесе итеп билгеләнгәч, аның эшен яңартып җибәрергә тырышты һәм ниятенә өлешчә иреште дә. Гомумән, ул булдырырга, төзергә ярата. Булганның кадерен белә. Район халкының ышанычын аклады ул. Шулай булмаса, аны республиканың Дәүләт Советына депутат итеп сайларлар идеме? Абыем белән, чын мәгънәсендә, горурланам! – ди Альберт.

Тормыш дәвам итә. Кеше шушы мизгелдә фанилык белән бакыйлык арасындагы асылмалы күпернең кайсы өлешендә басып торуын белә алмый. Арттагысы  – үткәндә, алдагысының барлык такталары урынында булып, көтелмәгән кайгы-хәсрәт җилләре аны дөбер-шатыр селкетмәсен, аргы очына кадәр калган юлны аны исәнлектә-иминлектә узарга насыйп булсын. Бу – шушы көннәрдә үзенең 65 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк Илдус Әсгать улы Касыймовка аның туганнары һәм шәхсән үземнең теләк.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү