«Сто к одному» тапшыруында катнашкан Татар малай: «Кем җиңгәнен әлегә әйтмибез»

«Россия — 1» каналындагы «Йөзгә бер»​ («Сто к одному»)​ тапшыруында күптән түгел Татарстан егет-кызлары катнашты. Җиңү кемгә эләккән? Тапшыруны кайчан карарга була? Команданың бер вәкиле — инстаблогер Татар малайдан (Ринат Галиәхмәтов) шул хакта сораштык.

Безнекеләр — Ринат Галиәхмәтов, Айваз Садыров, Юлия Гафарова, Руслан Харисов, Рамил Агдиев Белгородтан килгән команда вәкилләренә каршы уйнаган.​

-​ «Әйдә,шаярт!» Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил чакырды безне. Мәскәүгә хат язды. Шулай итеп безне чакырдылар, — дип аңлатты Ринат. — Уенда сораулар нык кызыклы иде. Катнашу да ошады. Бәләкәйдән үк шушы телетапшыруны диванга утырып,яратып карый идем. Катнашу хыялым да булмады түгел. Менә, чынга ашты!
Катнашучылар тапшыруның алып баручысы Гуревичтан да таң калып кайткан. Күңелле дә, дулкынландыргыч та уен булган. Көндәш команда да көчле булган икән.​
— Кем җиңгәнен әлегә әйтмибез, — дип, серне чишмәде Ринат. — Ике атнадан соң тапшыруның кайчан эфирга чыгасың әйтәчәкләр. Яңа елга кадәр күрсәтәчәкләр инде, көтәбез.​


Фикер өстәү