Вахитта бер көн: «Елап эзләсәгез, бәлкем, берәр иске йорт табарсыз»

Ак көнчелек – яхшы хисме ул, әллә начармы? Анда бер күрше түбә япса яки капка алыштырса, икенчесе дә бу эшкә тотына. Авыл халкының яртысынан артыгы ике катлы йортларда яши. Республиканың иң шәп, җитеш авылларның берсе – Кукмара районының Вахит авылында булып, яшәү серләрен өйрәнеп кайттык. Вәт, яши беләләр ичмаса!

Сез кемнәр, әллә байлармы?

Вахит авылында 220ләп хуҗалык исәпләнсә, шуларның яртысыннан артыгы ике катлы йортларда яши. Һәр капка төбе саен – 2–3әр машина. Без килгәндә, берничә хуҗалыкта түбә ябалар иде. «Сездә иске йортлар бөтенләй юкмы әллә?» – дип сорагач, «Елап эзләсәгез, бәлкем, берне табарсыз», – диделәр. Бу кәттә йортларда яшәүчеләр кемнәр, әллә барысы да – байлармы? Акчаны кайдан табалар? Әлбәттә, беренче булып күңелне шушы сорау кытыклады. Авыл халкы белән аралашкач, аларның гап-гади, әмма тырыш кешеләр икәнен аңлыйсың. «Ник аптырыйсыз, безнең авыл халкы элек-электән тире иләп, тун, бүрек тегеп, шәл бәйләп акча эшләгән», – дип сүз башлый күбесе. Дөрес, бүген һөнәрчелекнең бу төре белән шөгыльләнүчеләр юк инде. Авыл халкының төп табыш чыганагы – мал асрау. Ит, сөт сатып акча эшлиләр дигән сүз бу. «Әгәр ирле-хатынлы колхозда эшләсә, өстәвенә, мал асраса, рәхәтләнеп яшәргә була», – дип ачылдылар безгә, акча турында төпченгәч. Кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамаганны белсәк тә, авыл халкының нәрсә хисабына  болай  яхшы яшәвен сорамыйча калып булмый бит. Эшлисең икән, акча бар, эшләмәсәң – юк. Рәхәт яшәү фәлсәфәсе шундыйрак.

– Тормышыбызга шөкер итәбез. Без бик рәхәттә яшибез. Тырышмасаң, бернәрсә дә булмый. Сүз дә юк, ак көнчелек бар. Әмма ул берәүгә дә зыян китерми. Китапханәче булып эшлим. Ирем шабашта йөри. Хуҗалыкта сыер тотмасак та, терлек асрап, итен сатабыз, – ди ике катлы йортта яшәүчеләрнең берсе Ландыш Рахимуллина.

Янил авыл җирлегенә төзек авыллар: Вахит, Янил һәм ике хуҗалыгында гына кеше яшәүче Бөяр авылы керә. Авыл башлыгы Илгизәр Корбанов әйтүенчә, соңгы елларда тормыш тагын да яхшырган.

– Беренче сәбәбе – эш урыны булу. Авыл кешеләренең күбесе Вахит хуҗалыгында эшли. Икенче бәхет – бу җирлектә аграр көллият урнашу. Анда 800ләп егет-кыз һөнәр үзләштерә. Шуның 500ләбе бушлай укый. Бюджет оешмаларында 170 тирәсе кеше хезмәт куя. Болар – бакча, мәктәп, көллият һәм башка оешмаларда эшләүчеләр. Барлыгы 8 кибет, кафе, ягулык станциясе бар. Авылда 20 тирәсе үзмәшгуль теркәлгән. Кемдер чәчтараш, кемдер автосервис, агач цехы тота, техника белән хезмәт күрсәтә, – ди ул. –Шәһәрдәге кебек үк шартлар тудырылган. Кайберәүләр йортын яңартса, күбесе өр-яңаны төзи. Төзүчеләрне ерактан эзләп йөрмибез, алар – үзебезнеке. Бездә күршегә карап яшәү дигән нәрсә бар. Берсе койма тотса, икенчесе дә тота, берсе түбә япса, икенчесе дә яба. Ак көнчелек начар әйбер түгел. Авыл халкы тырыш: иртә тора, соң гына йокларга ята. Кайбер хуҗалыкларда 5 – 10 сыер асрыйлар. Терлекләрнең баш саны арта бара. Авылда ике көтү, аны «электрон көтүче» көтә. Чишмәләр, зиратлар төзек, юллар яхшы. Кешеләрнең зары юкмы әллә, дисез? Арада андыйлар да берән-сәрән очрый. Без проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышабыз.

Бәбиләргә – туй, әбиләргә – утырма

Мәдәният йорты янында республика программасы буенча бик матур парк төзеп куйганнар. Ул Вахит хуҗалыгы башлыгы Нәфыйк Хөсәенов исемен йөртә. Чәчәккә күмелгән гөлбакча үзенә тартып тора. Концертлар куяр өчен сәхнәсе дә бар. Төш вакытында сабыен атынчыкта атындыручы ирне дә күрдек.

Вахит мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева әйтүенчә, парк – авыл халкы өчен бик кирәкле урын. Монда һәр кичне бала-чагалар да, олылар да ял итәргә җыела. Яшь киленнәр арба тартып чыга. Бик уңайлы урын булды дип сөенәләр, рәхмәт әйтәләр.

Мәдәният йорты иске булган, 2013 елда яңасы төзелгән.

– Бездә яшьләрне дә, олыларны да мәдәнияткә тарту авыр түгел. Җырлаучы кызлар-егетләр күп. «Наза» ансамбле эшли. Аны үзем җитәклим. Мөнәҗәтләр, татар халык җырларын халыкка тәкъдим итәбез. Район күләмендә, Казан сәхнәләрендә чыгыш ясыйбыз. Иң өлкәненә – 62 яшь. Элек 70 – 75 яшьтәгеләр дә йөргәли иде, – ди Нәсыйха ханым. – Яшьләр читкә китәргә ашыкмый, күбесе авылда кала. Шуңа күрә матур йортлар саны артып тора. Клубта «Бәби туе», «Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен», «Татар кызы», «Татар егете» кебек бәйгеләр үткәрәбез. Бәби туе ел саен булмый. Элек кода-кодагыйлар, тастымалга төреп, бәби ашы китергәннәр. Алар килгәнне яшьләр җырлап-биеп көтә. Мулла, абыстай килә, исем кушу йоласы, гореф-гадәтләр күрсәтелә. Клубтагы «Тургай» ансамбленә 60лап бала йөри. Алар да бу чарада актив катнаша.

Теләсә нәрсә алмыйлар

Кибет хуҗасы Рифкать Фәхретдинов авыл халкының зәвыгын шулай дип бәяли.

– Бездә халык башкачарак, аларга яхшы әйбер кирәк. Шуңа күрә хатыныма сыйфатлы товарны гына карарга кушам. Алырлармы дип шикләнгән әйберне беренче булып сатып алалар,  – ди эшмәкәр.

Кибетләре  сәүдә үзәкләреннән бер дә ким түгел. 600 квадрат мәйданда кибет булса, 1 мең квадрат метрында – склад. Бу кадәр бинаны ничек товар белән тутыралар дисезме? Анда барлык көнкүреш кирәк-яраклары сатыла. Шөреп, кадак, агач, тимердән ясалган материаллардан башлап, линолеум дисеңме, чәйнеге, кәстүлеме – барысы да бар. Сайлап алу мөмкинлеге зур. Без кибеттә экскурсиягә килгән кебек шаккатып йөрдек. 2012 елда сатып алынган райпо кибете авыл халкына хезмәт итә.

Кибеткә кергәндә, велосипедлар, мотоблоклар өчен дә пыяладан махсус урын ясаганнар. Фәхретдиновлар саткан чәчәк үсентеләре хуҗалыкларның ишегалдын бизи. Кеше нәрсә куша, шуны алып кайталар. Күрше  авыллардан, Кукмардан, Балтач якларыннан да килүчеләр бар. Акча ягы такыр булганда, әҗәткә дә бирәләр. Күрше авыллардан бер белмәгән кешеләр дә, яздырып биреп торыгыз әле, дип килә икән. Андыйларны да кире бормыйлар.

Рифкать әфәнде дә авылның элек-электән нык тормышлы булуын, күн, тире эшкәртү белән шөгыльләнүен искә төшерде. Элек сарык тиреләрен иләтү өчен хәтта Казан, Чаллыдан килгәннәр. Кызлар шәлне бик оста бәйләгән. Менә шулай кәсеп иткән Вахит халкы. Кибетчеләрдән авыл кешеләренең эчү белән мавыкмавын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруын, балаларның кечкенәдән тәртипле булып үсүен дә белдек. Читтән килүчеләр, мондагы балаларның тәрбиясенә, ерактан исәнләшүенә сокланып китә икән.

Үстермәгән нәрсә юк

Төрле яшелчә, җиләк-җимеш утыртырга тырышалар. Әнә Нуриевларның бәрәңге бакчасы да әллә ничә өлешкә бүленгән. Җиләккә, сарымсак, суганга, каз-үрдәкләргә ашату өчен кукурузга да, үзләренә авыз итәргә борчакка да урын табылган. Моннан тыш, ике теплицалары бар. Берсендә – үсентеләр, икенчесендә кыяр, помидор, борыч үстерәләр.

Равил абый – белгечлеге буенча агроном. Хатыны Сәвия: «Җирне ярата, күңел биреп эшләгәнгә күрә, яхшы табыш алабыз. Гыйнвар аеннан эшне башлыйбыз. Үстермәгән әйбер юк. Чәчәкләр, үсентеләр, укроп, суган, базилик, кәбестә… Кыш буе суган кыягы сатабыз. Авыл халкы да сатып ала. Күп еллар шөгыльләнгәч, үз клиентларыбыз бар», – дип сөйләде.

Бакчаларында виноградка кадәр бар. Хәер, бу Вахит халкы өчен яңалык түгел, андыйлар шактый икән. Аздырмы-күптерме, елга 50 килолап табыш алган алган чаклары булган. Килосын 100 сум тирәсенә сатканнар. Равил абый үзе Шәмәрдәнгә барып та сату иткәли.

– Базар шартларын аңлап булмый. Кайбер елны, киләсе елда сорарлар дип утырткан җиләк-җимешкә сорау булмый.  Табышы яшәргә җитә, –ди ул.


«Кешене генә ясамый»

Тимерче Мансур Нигъмәтҗановка карата әйтелгән сүзләр бу. Кем нәрсә куша, шуны ясый ди.  Берәү дә өйрәтмәгән, үзе өйрәнгән. Заказларны күбрәк интернеттан тәкъдим итәләр икән. Кайсына капка-койма, тәрәзә кәрнизе кирәк, кайсына атынчык дигәдәй, колхозга – басма. Авылга гына 6 күпер эшләгән ул. Энекәше Шамил белән мәчеткә манара ясаган. Бер капканы 6 көндә өлгертә. Арада безгә ят булып тоелганнары да бар. Әйтик, утын яргыч. Анда берьюлы бер трактор арбасы утынны ваклатырга була. Үзенә дип ясаган мини-тракторын да кабызып күрсәтте. Анысы эшкә барганда ярап куя. Хәзер тегермән ясарга хыяллана. Кул эшләрен кыйммәткә тәкъдим итми. Авылдашлары, күрше авылларда яшәүчеләрнең хәленә керергә тырыша.

Моңа кадәр 33 ел тракторчы булып эшләгән. Сәламәтлеге какшагач, электән үк якын булган тимер эшенә керешкән. Тракторчы булу тимерчегә караганда авыррак, ди.

Кемнең матур буласы килми ди?!

Әгәр кызлар, киленнәр шәһәргә каермаса, авылда яшәүчеләр күп булыр иде. Гадәттә, яшьләрдән ник авылдан китүләрен сораганда, шәһәрдәге мөмкинлекләрне саный башлыйлар. Спортзал-фитнес, күңел ачу чаралары, матурлык салоннары… Тырнак үстереп, буяп, чәч ясатып, матур киенеп йөриселәре килә. Вахит кызлары өчен бу хыял түгел. Хатын-кызларның яртысы машина йөртә.

Авылда чәчтараш эшли, өйләрендә тырнак, керфек ясау хезмәте дә  бар икән. Безгә унлап кеше санап күрсәттеләр. Тик  вакытың җиткәнне чиратка язылып көтәсе. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен «Батыр» спорт комплексы, хоккей мәйданчыгы, футбол, волейбол мәйданчыклары бар.  Әбиләр  кичләрен скандинавча йөри. Нәфыйк Хөсәенов 20 пар таяк бүләк иткән. Монда шәһәргә фитнес, матурлык артыннан кызыгып барырга сәбәп юк.

Туктагыз, төшерәм!

Вахит авылының ямьле тормышы, эш сөючән кешеләре, матур табигате авыл блогерларын да кулга телефон алырга ымсындырып тора. Бу авылда гына өч блогер, Чурадагы Василийны кушсаң, 4әү була. Блогер («Кызык-мызык) Илназ Габидуллин да –шушы авылдан.  Рухи азык таратучыларга җим җитәрлек. Блогерлар: «Безнең темалар бер-беребезнеке белән кисешим», – диләр.

Бу блогерлар турында язу яңалык түгел анысы. Шулай да аларның күбесенең эшчәнлеге авылга бәйле. Шулай булгач, Инстаграм йолдызларын читләп  үтеп булмый.  Сыер савучы Тәнзилә Идиатуллинаның сыер савучыларның тормышын күрсәтергә яратканын белмәгән кеше сирәктер. Ул көненә  бер сыердан 60ар литр сөт сава.

– Бер ел элек сыер төшерүдән башлаган идем. Нәфыйк абый: «Әнә бозау, сыерларны төшер», – диде. Эшем хутка китсен өчен, өр-яңа телефон да бүләк итте әле. Аны табын корып, зурлап тапшырды. Юктан гына бирмәгәндер инде, 28 ел сыер савам бит. Элек Инстаграмда бер меңгә якын язылучысы булган кешегә шакката идем, хәзер үземнеке 31 меңнән артык, – дип сөйли ул. – Авыл тормышы, сыер… Шәһәр кешесенә шул гына кирәк, башка нәрсәне күрсәтергә сорамыйлар. Авылда нәрсә бар, шуны күрсәтәм. Яхшысын гына, әлбәттә. Колхозда начар әйбер юк та.

Тел төбен белер өчен: «Сыерларны җырлый-җырлый савасызмы?» – дип сорыйм аннан.

– Җырлый-җырлый да, аяк сызлаганда, елый-елый да савабыз. Атнага ике тапкыр ял итәбез, – ди Тәнзилә ханым.

Биш бала әнисе Айгөл Сәмигуллина блогер эшенә интернетта акча эшләү өчен түгел, декрет ялында күңелсезләнеп ятмас өчен  тотынган. Аның  Инстаграмда 43 мең язылучысы бар. Айга уртача 10 мең сумлап акча эшли.

– Авыл тормышын читтә яшәүче милләтәшләргә, төрле милләт вәкилләренә дә күрсәтәсе килә, шуңа күрә кайчак урысча да сөйләргә туры килә. Бу – кылану да, татарлыктан ваз кичү дә түгел. Урыс кешеләре гаеп итми. Татарлар арасында исә, тел бетә, татарча гына сөйлә, диючеләр дә бар. Минем татарча аңламаганнарны да танышытырасым килә, – ди Уразай авылыннан килен булып килгән Айгөл.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү