Сюрпризлы ташкабак әзерләү ЫСУЛЫ

Аш-су блогеры Асель Дастархан рецепты.

Кирәк булачак: бер ташкабак, бераз он, сыр, йомырка, тәмләткечләр.
Ташкабакны, бер ягыннан кисеп бетермичә генә юкарак телемнәргә турыйбыз (ике телем арасына кыстырырга уңайлы булсын өчен). Шуннан һәр ике телемнән «бутерброд»лар ясыйбыз – ике телем арасына угыч аша уылган сыр тутырабыз.
Аслы-өсле ташкабак кисәкләрен башта онда, аннан йомыркада әвәләп, ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Искиткеч тәмле ризык!


Фикер өстәү