Гүзәл Сәгыйтова «TAMGA»  фестивале турында: «Яшьләр театрында кыю спектакльләр дә булырга тиеш»

18 августта Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узачак. Быелгы фестивальдә кемнәр һәм нинди әсәрләр катнашыр соң? Бер атналык эш нәтиҗәсен кайда һәм кайчан күрербез? Фестивальгә багышланган матбугат очрашуында әнә шул сорауларга җавап бирделәр.

Быелгы фестиваль халык һәм авторлар әкиятләренә багышланган. Оештыручылар сүзләренчә, әсәрләр узган елгы фестивальдән соң туган фикерләрне исәпкә алып һәм киләчәк репертуарны 0+ категорияле пьесалар белән баету максатыннан сайланган.

–  Миңа калса, фестивальнең узган елгы форматы шактый уңышлы иде: лабораториядә һәр яшь категориясенә дә туры килердәй эскизлар әзерләнде. Яшь тамашачы театрына аларның барысы да кирәк бит. Быел исә «TAMGA»ның программасы нигезендә – әкиятләр генә, чөнки без, күбесенчә үзебез турында уйлап, киләчәктә тулы спектакль итеп куелырлык әсәрләр табуны төп максат итеп куйдык, – ди быелгы программа турында Г.Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов исә әкият жанрын яшь режиссерлар һәм артистлар өчен мөмкинлекләр мохите, дип белдерде. Аның фикеренчә, әкиятләр, бәетләр, гомумән, татар халык мифологиясе – гаять зур әдәби мирас.

II «TAMGA» режиссерлар лабораториясендә «Камыр Батыр» әкияте белән Мәскәүдән Марфа Горвиц, «Падишаһ хатыны һәм Алтынчәч» белән Томскидан Павел Зобнин, «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» белән Казаннан Регина Саттарова катнашачак, шулай ук «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча бер эскизны Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин да куячак. Ул исә иң күп тамашачы тавышын җыйган Алексей Житковскийның «Бүре башлы кыз» әкияте буенча эшләр дип көтелә.

– Әлегә татар телендә камил сөйләшмәсәм дә, татар театрында татар әкиятен кую – минем өчен зур шатлык. Габдулла Тукай әсәрен сайлавым да очраклы түгел: сыйфатлы, тирән мәгънәле әдәбият белән эшләү һәрвакыт рәхәт, – ди лабораториядә катнашучы Регина Саттарова. – Форма ягыннан, «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш»ны без «бродилка» жанрында эшләргә җыенабыз, ягъни театр бинасы тулысы белән сәхнәгә әйләнәчәк.

Режиссерлар, театр артистлары белән берлектә, җиде көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. Бу юлы театр труппасы тулы составта катнашачак. Г.Кариев театры директоры сүзләренчә, дөньядагы вазгыять аркасында килеп туган «иҗади пауза»дан соң һәр артист та «иҗади стресс» кичерергә, ягъни яңа режиссерлар белән эшләп карарга тиеш.

Режиссерлар лабораториясенең нәтиҗәләрен исә 8 августта күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Тик әлегә тамашачыны нинди форматта җыюлары билгесез:

– Спектакль эскизларын ачык һавада күрсәтербезме, үзебез генә җыелып карарбызмы – әлегә билгесез, – диде бу хакта Гүзәл Сәгыйтова.

«TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысасында куелган эскизларны карау өчен Мәскәүдән балалар театры буенча төп белгеч Алексей Гончаренко, Санкт-Петербургтан тәнкыйтьче һәм журналист Андрей Пронин чакырылган.

Әйтергә кирәк, узган елгы фестивальдән соң дүрт эскизның икесе – «Сәлам, Актәпи» һәм «Йомрыбаш» – театр репертуарына тулы спектакль буларак кергән. Оештыручылар быел да татар дөньясы, яшьләр җылы кабул итәрлек эскизлар яшь тамашачы театрының репертуарын баетыр дип өмеиләнә.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү