Вәгъдә кайчан үтәлер?

Элек безнең кебек өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Тәртип FM» дигән радио эшли иде. Рәхәтләнеп татар халык җырлары, мәдәният һәм әдәбият турында әңгәмәләр тыңлый идек. Белгәнегезчә, аны яптылар да «Болгар» радиосына «өйдәш» итеп куйдылар. Уйлашырбыз, яңа ешлыкка күчерербез, дип вәгъдә иткәннәр иде. Бу вәгъдә кайчан үтәлер икән?
Рафаэль Сальмушев. Казан

Ризәлә Исмәгыйлова, «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире:
Өлкән кешеләрнең радиобыз турында кайгыртуына бик шатмын. Рәхмәт аларга. Димәк, эшебез кирәкле дигән сүз бит инде бу. Шөкер, Президентыбыз да «Тәртип EM» радиосына һәрвакыт хәерхаһлы буды, хәзер дә ярдәменнән ташламый. Хәтерегездә булса, бу радио шәхси кулларда иде. «Болгар» радиосында безгә башта 3 сәгать вакыт бирделәр. Аннан бу 6 сәгатькә кадәр озайтылды. «Болгар» радиосы белән ел саен килешү төзибез. Күз тидерүдән дә куркам инде, бу көннәрдә «Тәртип FM»ны аерым ешлыкка беркетү турында сүз бара. Хыялыбыз тормышка ашса, бу хакта шунда ук радио тыңлаучыларыбызга хәбәр итәрбез.
«Болгар» белән «өйдәш» булып эшләвебезнең дә файдасы зур булды. Тыңлаучыларыбыз күпкә артты. Безне хәзер Татарстанның һәр почмагында беләләр.


Фикер өстәү