Татарстанга озакка килгән кунакны яхшырак сыйлаячаклар

Россия буенча сәяхәт иткән очракта 15000 сумга кадәр акчаны кире кайтарарга була. Бу мөмкинлек Татарстанга да кагыламы? Акчаны алу тәртибе ничек? «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында белгечләр шул сорауга ачыклык кертте.

– Бу – ял итүчеләр өчен моңарчы булмаган программа. Әлеге акция ял итәргә яратучыларга акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Шарты да бар: ял итү программасы биш көн, биш төннән һәм юллама бәясе 25000 сумнан ким булмаска тиеш, – дип аңлатты Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. – 25000 – 50000 сумга кадәр тур сатып алганда – 5000, 50000 – 75000 сумлык юлламага – 10000, аннан кыйммәтрәк икән 15000 сум акчаны кире кайтарырга мөмкин булачак. Бер юлламны берничә кеше белән дә бүлешеп була. Сәфәргә җыенучыга «Мир» картасыннан түләп, юллама сатып алырга, сайтта теркәлергә генә кирәк. Кэшбек исә кем түләгән, шул кешегә генә кайтарыла.
Казан һәм Татарстан кунакханәләре ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина сүзләренә караганда, программага шактый кунакханәләр кушылган. Монда аларның сәяхәтчеләрне экскурсиягә йөртү, яшәтү өчен барлык мөмкинлекләре булу таләп ителә. Аларның квалификация үткәннәре генә катнаша алачак.
Бу мөмкинлектән Татарстаннан читкә китмичә дә файдаланып була. Шифаханәдә ял итәсеңме, елга буенча сәяхәткә чыгасыңмы – программа таләпләренә туры килгән очракта компенсацияне кире кайтарачаклар. Моннан тыш, республикада башка программалар да бар. Әйтик, Татарстан «2 плюс 1» программасы. Ул илкүләм программага караганда, бер ай алданрак та әзерләнгән. Бу очракта өч көннең берсе бушка дигән сүз. Ял иткән акчаның 33 проценты кире кайтарыла. Татарстанга килүчеләр республиканың истәлекле урыннары буенча төрле районнарда йөреп, башкала кунакханәсендә куна. Гадәттә Казан белән танышырга чит төбәкләрдән 2-3 көнгә киләләр, бу очракта кунаклар озаграк тоткарланыр дип өметләнәләр.
Мәгълүм вакыйгалар аркасында республиканың туризм тармагы катлаулы чор кичерде. Июльдә туристлар күбрәк килә башлаган. Әмма кунаклар саны узган елгы күрсәткечләрнең 30 процентын гына тәшкил итә.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү