«Путин акчасы» августта түләнерме?

Халык теленә «Путин акчасы» булып кергән 10 000 сум акчаны августта да түләрләрме? Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның Социаль яклау, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зариповага әнә шундый сорау бирделәр. Ә ул кистереп җавап бирмәде. Мәсьәлә Мәскәүдә хәл ителә чөнки.

Билгеле булганча, ул акчаны июнь һәм июль айларында өләштеләр. Татарстанда 629 873 бала өчен түләгәннәр. Моннан тыш, мохтаҗлыгы булган 3 – 7 яшьлек бала тәрбияләүчеләргә дә ярдәм күрсәтелде. Анысын 27 мең кеше алган. Бик күпләр бу акчага өметләнсә дә, ала алмый калганнар да бар икән. Баксаң, гаилә керемен исәпләп карагач, аларга тиеш түгеллеге ачыкланган. Бу акчаны биргәндә, әти-әнинең ике еллык керемен исәплиләр.
– Республикада бала үстерүче гаиләләргә ярдәм даими күрсәтелеп тора. Әле бер программа килеп чыга, әле икенчесе. 2018 елдан башлап авылда яшәүче хатын-кыз 25 яшькә кадәр бала тапса, аңа бер мәртәбә 50 000 сум түлиләр. 29 яшенә кадәр өченче баласын алып кайткан хатын-кыз исә 100 мең сумга өметләнә ала. Коронавирус вакытында да шактый ярдәм күрсәтелде, – диде министр.
Бу чорда гаиләдә беренче бала туганда, яки тәрбиягә алганда түләнә торган айлык пособие күләме артты. Ул 3375 сумнан 6752 сумга җитте. Өч яшькә кадәрле балаларга апрель – июнь айларында 5000 мең сум акча түләнде. 3 – 7 яшьлек һәм 16 яшькә җиткән балалар өчен акчалата ярдәм күрсәтелде, торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия бирелде. 18 яшькәчә биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие бирделәр. 8847 сумга төшкән балалар кирәк-ярагы тутырылган бүләк тартмасын 3195 кеше алган, 3 яшьлек сабые булган гаиләләргә дару алу өчен 10 мең сум түләү бирелгән. Бу ярдәмне алыр өчен гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗ булуы кирәк. Күпбалалы гаиләләрдәге балалар бакчага бушлай йөри хәзер. Әле шушылар янына «Ярдәм янәшә», «Без бергә» акцияләре дә кушылды. Өлкән яшьтәге 19 мең кешегә азык-төлек җыелмалары таратылган.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы нигезендә яшь гаиләләргә торак алу мөмкинлеге дә тудырды. Бу – бик зур ярдәм. Татарстанда 6 меңнән артык яшь гаилә үз торагын булдырачак, – диде Эльмира Зарипова. Министр фатир гына түгел, эшсезлек проблемасын да күтәрде. Аның сүзләренчә, эшсез булып исәпләнүчеләр саны гыйнвар аенда 10 меңнән артып китсә, коронавирус вакытында аларның саны 7 тапкыр арткан. Сәбәбе дә бар. Баксаң, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда эшсез буларак исәпкә баскан кешеләрнең 40 проценты моңарчы «соры базар»да хезмәт куйган икән. Хәзер хәлләр яхшыра башлаган. Апрель ахырында 15 мең кеше эшсез булып теркәлсә, соңгы вакытта бу күрсәткеч 3 меңгә калган.
– Күп кенә оешмаларда эштән җибәрүләр булды. Моның сәбәпләре – пандемия вакытында эш бирүчеләр үзләре авыр хәлдә калды. Пандемия вакытында эшсез калган, балигълык яшенә җитмәгән бала үстерүче әти-әниләргә бер балага 3 мең сум акча түләнде. Бу акчаны эшсез калган 55 меңнән артык кеше алды. Бу чорда без күп кенә оешмаларның читтән торып та эшли алганына инандык. 60 меңнән артык кеше өендә эшләде. Хәзер инде, әкренләп, кешеләр үз эш урыннарына кайта башлады. Әмма өйдә эшләү уңайлы булса да, хезмәткәрләрдән кайбер таләпләр үтәлми дигән мөрәҗәгатьләр булды, – ди Эльмира Зарипова.
Кайберәүләр тиешле нормаларның үтәлмәвеннән зарланалар икән. Хәтта җитәкчесенең эш вакытыннан соң шалтыратуын да авыр кабул итүчеләр булган. Өйдә эшләүчеләр аерым бер кагыйдә булдыруны сорый, ди министр. Үзен куркыныч астына куеп, вирус вакытында берөзлексез эшләгән оешмалар да күп булды. Авыл хуҗалыгы, сәүдә, сәламәтлек саклау өлкәләре, азык-төлек, сәнәгать, транспорт оешмалары, төзелеш тармагы туктап тормады. Министр, хәзерге вакытта кирәк булган һөнәр ияләрен дә санап үтте. Монтажчылар, бетончылар, ташчылар, машина йөртүчеләр, кондукторлар, полиция хезмәткәрләре, пешекче, сакчы, җыештыручы, эретеп ябыштыручылар җитешми икән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү