Экспертлар туристларга коронавирустан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде

Роспотребнадзор чит илләргә ял итәргә китүче туристларга социаль дистанцияне үтәргә һәм җәмәгать урыннарында битлек кияргә, шулай ук шәхси саклану чаралары запасы булдырырга тәкъдим итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кайбер илләрдә аларны сатып алу кыенлык тудыруга бәйле рәвештә, шәхси саклау чараларының кайбер запасына ия булырга кирәк», — диелә хәбәрдә.

Сәяхәт вакытында, транспортны да кертеп, таможня контроле үткәндә, социаль дистанцияне үтәргә кирәк. Сәяхәттә шәһәр буенча җәмәгать транспортында түгел, таксида йөрергә киңәш ителә.

Сәфәрдә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим — кулларны сабын белән еш юарга, антисептикларны кулланырга, борын, авыз һәм күзләргә пычрак кул белән кагылмаска кирәк.

Авыруның беренче симптомнары булганда шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк, диделәр матбугат хезмәтендә.

Россия коронавирус пандемиясе фонында 27 марттан башлап башка илләр белән даими һәм чартерлы авиаэлемтәне туктатты. Җомга көнне, 24 июльдә, вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россия 1 августтан өч ил: Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартачак. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, коронавирус таралу сәбәпле Россиягә керү чикләүләре бу ил гражданнары өчен бетерелү турындагы боерыкка кул куйды.


Фикер өстәү