Вахит хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов: «Мин кычкырып кына, эш алга бармый»

Бүген  Вахитов  исемендәге хуҗалыкта көненә 95-96 тонна сөт савалар. Анда көнгә 60ар литр сөт бирә торган сөтлебикәләр дә  бар. Сөтне Пермьнән кадәр сорап киләләр икән. Аның каравы, быел  бәрәңге утыртмаганнар. Печәнен-саламын хуҗалыкларга бушлай өләшәләр. Нигә һаман Вахитны гына мактыйлар? Хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов белән үргә менү һәм шушы дәрәҗәне тоту серләре турында сөйләштек.

Нәфыйк Факилевич, авылда да  рәхәт яшәп буламы? Әллә сала халкы беркайчан да эштән арына алмаячак, дигән  ярлыктан котыла алмаячакбызмы?

– Ничек булмасын, була. Мин үзем  шәһәргә барып,  өч көн дә тора алмыйм.  Шушы  авылда туып үскән кеше буларак, беркайчан да калага китәргә  хыялланмадым. Укыганда да, армия хезмәтен үткәндә күңел авылга тартты. Ходай шушында эшләп калырга насыйп итте. Авыл халкы мал асрап та, өйдә торып та акча эшли ала. Тели икән, берничә көнгә шәһәргә барып кайтырга мөмкин. Киртәләр юк хәзер. Бездә зарланган кешеләрне, авылны яратмыйм, диючеләрне ишеткәнем юк. Элек газ керткәндә, юл салганда проблемалар бар иде, бүген бөтен шартлар тудырылган. Яхшы яшим, алга барам дисәң, ак көнчелеге дә булырга тиеш дип саныйм һәм ул минем үземдә дә бар. Үзебезне күршедәге көчле колхозлар белән чагыштыргалыйм. Бер-беребездән калышасы да килми, кайчак арттырып та куясы килә. Алай булмаса, эш бармый. Авыл халкы да күршесенең тормышына күз салырга ярата. Берәү бәрәңге бакчасына башка әйбер утырта икән, киләсе елда күршесе дә аның тәҗрибәсен кабатлый. Яхшымы, начармы – барысы да эшләп карагач күренә. Авылда да кеше үзгәрде, аз эшләп, күп акча аласы килә. Дөньяга карап үзгәрәләр бугай. Кирәк булмаган кешене тотмыйбыз, кирәген алып калабыз. Эшчеләр җитә.

Республикада мактап телгә алган  Вахитов  исемендәге хуҗалыкта да бар  ал да  гөл   түгелдер. Үзегез генә белгәне, башкалар белмәгәне ничек?

– Хәрби хезмәттән кайтуга, мине техникумга эшкә алдылар. 1985 елда колхоз рәисе Миннәхмәт Нуриев: «Энем, бу синең урының түгел, син авыл хуҗалыгында эшләргә тиеш», – дип, бригадир булырга чакырды.  Барысын да җиренә  җиткереп эшләргә тырыша идек. Ул чакта бригадир, пычрак ерып, эшкә чакырып йөри иде. Хәзер шартлар икенче, кулда – телефон, машинада йөрибез, кеше белән  уртак тел табарга гына кирәк. Бригадирлар авызыннан кайчак, эшкә чыкмыйлар, дигән сүзне дә ишеткәлим. Печән-салам биргәндә, күбрәк өләшеп була. Мин аларга бер сүз әйтмим.

Агроном Вакыйф абыйның  сабакларын  һаман истә тотам. Көллияттә эшләгәндә, урак өстендә булышырга  чакыралар иде. Без яшьләрнең тизрәк комбайн янына барасы килә. Шул вакытта  машина белән борчак көлтәсен таптатканмын. Аның астында ап-ак борчак иде. Чиләк белән җыеп алдык. Әгәр кисәтү ясамаса, тагын күпме борчакны таптаткан булыр идем әле. Менә шулай бар нәрсәнең кадерен белергә өйрәндек. Миннәхмәт абый авырып киткәч, аның урынына колхоз рәисе булырга тәкъдим иттеләр. Киләсе елда эшли башлавыма 30 ел тула. Үргә менү җиңел түгел. Ул вакытта иске ферма, газ кермәгән, юл юк. Авыр чорга эләктем. Авыл юллары мәхшәргә тиң: пычракларда урамның бер ягыннан икенчесенә чыгып булмый иде. Төн буе таш ташып, юлларны бераз рәткә керттек. Әлмәт, Түбән Кама якларына барып, газ торбалары алып кайтык. Вахит – алдынгы хуҗалык, анда бар да әйбәт, эш бара, диләр. Ничек барганны үзебез генә беләбез. Азык әзерли торган 8,5 миллион сумлык беренче «Ягуар» комбайнын алгач, хәлләр яхшырып китте. Терлекчелек алга китсен өчен, яхшы азык кирәк. Шулай итеп, сөт арта башлады. Соңгы елда бик күп техника сатып  алдык,  җирләребез дә 11 мең гектарга җитте. Ике ел элек шуның яртысы гына иде. Корылык елларында, азык эзләп,  читкә чыгып китә идек. Бер пайга 2 центр бодай, 8 сутый печән һәм ике төргәк саламны бушлай бирәбез. 42 миллионга азыкны катнаштырып ясаучы техника алдык. Аны ашаткач, сөт 2шәр литрга артты. 2014 елда мегаферма төзи башладык, аңа кадәр сыерларны бәйләп сава идек. Хәзер Тырыш авылында өченчесе төзелә. 3,5 мең баш  савым сыеры бар. Барлык терлекләр саны 7 меңнән артык. Мин килгәндә 300  сыер булгандыр. Бер сыердан 12 – 15 литр сөт, көнгә 4 мең 700 тонна  савалар иде. Хәзер көнгә 95-96 мең тонна сөт савабыз. Президентка 100 тоннага чыгарга вәгъдә бирдем, шуны үтисе бар. Сөтне Казан, Яшел Үзән, Арча, Пермьгә озатабыз. Литры – 23 сум тирәсе. Бер кат төзелеш бетсә, үзебезгә  җитештерү турында уйлый башларга кирәк. Кемдер безнең сөтне, итне сатып акча эшли бит. Моның өчен җиһазлар кирәк. Моңа кадәр 300 гектар бәрәңге иксәк,  быел утырмадык, чөнки алучы юк. Бөтен көчне терлекчелеккә, ит-сөт җитештерүгә юнәлттек.

Вахитта бер көн: «Елап эзләсәгез, бәлкем, берәр иске йорт табарсыз»

Яңалыклар арасында чит илдән керткәннәре дә бармы?

– Чит илгә күп йөрдек, авылга яңалык кертү авыр. Ферма түбәләренә җилләтү системасы куйдык. Башта белгечләр, маллар туңар, дип  шикләнгән иде. Үзләре барып карагач, инандылар. Элек фермада утлар яна иде, хәзер  энергия янга калды, климат үзгәрде. Безгә башта   чит илләрдәге 30 – 35 сөт литр сөт бирүче сыерлар әкият кебек тоела иде. Әкиятне үзебездә дә булдырып була. Венгриядән Голштин-фриз токымлы сыерлар алып кайттык.  Алар көнгә 60ар литр сөт  бирә.

–  Сыер савучылар җитәме?

– Сыер савучыларны табу бездә дә  авырайган булыр иде. Мегаферма салу аларга булган ихтыяҗны киметте. Ләкин әлегә авылда сыер савучы табу проблема түгел. Колхозда 450 кеше хезмәт куя, шуларның 370е – терлекче.  Уртача 24-25 мең сум акча алалар. Язгы-көзге кыр эшләрендә 80 – 100 мең сум алучылар да бар.

– Җитештерү авырракмы, әллә  табышны урнаштырумы?

– Төрле вакытта төрлечә. Җитештерүнең – үз нечкәлекләре. Кайвакыт  кайчан яңгыр явар икән дип көтәсең, яумасын  иде дигән чагыбыз юк. Яңгыр һәрвакыт кирәк. Быел игеннәр бик әйбәт. Сөтне элек бер  заводка тапшырсак, хәзер  әйткәнемчә, 4 җиргә илтәбез. Түләү белән авырлыклар да булгалый. Берсе түләмичә торса, барыбер икенчесе вакытында түләячәк.

Эшләгән кешенең кадере бармы? Хезмәткәрләрегезгә  нинди кызыксындыру чаралары каралган?

– Колхоз җитәкчесе кычкырып кына, алга китеп булмый. Һәрбер белгеч үз эшен  белә. Белгечләргә сораган әйберләрен бирәбез, хәлләренә керәбез, бу да – зур әйбер. Авырып китсәләр, акчалата булышабыз, ял итәргә юлламалар бирәбез. Моңа кадәр ел саен 25 – 30 кеше Бәкергә ял итәргә йөри иде. Ел саен  авыл тормышын яхшырту буенча 14-15 миллион сумлык ярдәм итәбез. Авылга бәйле төрле программалар эшли. Моның өчен Президентка, район башлыгына рәхмәт.

Яңа фермалар төзүгә киткән акчаның  30 процентын  дәүләт кире кайтара. Сөт өчен субсидия түләнә. Төзелешләр алып баручы хуҗалыкларга түбән процентлы кредитлар да бар. «80гә 20» программасы эшли башлады. Анда катнашу өчен бер кешенең хуҗалыкта  биш ел эшләве кирәк. 20 процентын колхоз биреп торып, эшче  түләсә, калганын дәүләт күтәрә. Кызыксынучылар бар, 5-6 кеше программага язылды инде. Яшьләр программалары буенча йорт салырга мөмкин. Махсус стипендия түләп, мал табибы, агроном һәм башкаларны укытабыз.

–  Барысын да ташлап, ялга китәсе иде, дигән уйлар  тумыйча калмыйдыр?

– Миңа кайчак, нәрсә шулкадәр чиләнәсең, 61 яшь бит  инде сиңа, рәхәтләнеп ял ит, диләр. Кешедән калышасы килми, хөкүмәт тә булыша. Шулай булгач, ничек эшләмисең ди? Бүген нәрсәдер төзибез икән, аны берәү дә күтәреп китмәячәк. Ул авылга хезмәт итәчәк. Иң мөһиме – үзем киткәч тә хуҗалык гөрләп торсын, йөрәк әрнерлек булмасын, бар  теләгем шул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү