Роберт Миңнуллин: «Күрерләр әле дип уйлама, күрми калмаслык итеп эшлә»

Укучылар язучыларны ярата инде. Аларны дус, тату гына яшиләрдер дип уйлый. Ләкин язучылар арасында да кызык бер мөнәсәбәт хөкем сөрә. Язучыларның күбесе язучыларның күбесен яратмый. Кызык ул менә. Әгәр син талантлы икән, сине талантсыз язучылар яратмый — көнләшәләр. Әгәр син талантсыз икән, сине талантлы язучылар яратмый — санга сукмыйлар. Шуңа күрә, уртакул язучы булырга кирәк. Уртакул булсаң, сине талантлылар гафу итә, талантсызлар талантлыга чутлый.

Ләкин талантлы язучылар арасында да үзара мөнәсәбәт бертөрле генә түгел. Әдәбият ул шундый өлкә, монда һәркем үзен зур дип саный. Менә мин дә зур, син дә зур. Икебез очраштык. Кем кемгә юл бирергә тиеш? Гел бала-чага уены кебек инде, әйеме. Тик кешелекнең тормыш рәвеше үзе дә бит бала-чага уены сыман нәрсә. Юктан гына талашабыз, юктан гына ярашабыз… Ә асылда без барыбыз да батып барган корабтагы кебекбез. Гомеребез чикләнгән, юлларыбыз, хәтта хыялларыбыз да билгеле бер чиктә бикләнгән.

Талантларның күбесе моны аңлый. Менә шундый шагыйрьләрнең берсе – Роберт Миңнуллин. Иде. Мин аны белмим әле. Сигезенчедә укыганда күршедәге Кадер авылына алып киттеләр. Монда ниндидер әдәби кичә була икән. Яркәйдәге «Маяк» газетасыннан Ринат Хәйри килгән, ниндидер Роберт Миңнуллин. Казаннан. Авыл табыннарында гел җырлана торган «Без биш бала үстек әнкәй белән» дигән җырның авторы шул икән. Балалар өчен тагын әллә нәрсәләр язган икән. Болар минем иң беренче күргән чын шагыйрьләрем иде. Шуңа һәркайсына текәлебрәк карарга тырыштым. Икесе дә әйбәт. Кигән киемнәреннән үк затлылык бөркелеп тора. Икесе дә — юмор остасы. Икесе дә шигырьләрен матур итеп укый. Шигырьләре дә матур. Үзләренең дә тарту көче бар, караган саен карыйсы гына килеп тора. Һәм менә шушы чын шагыйрьләр белән бергә миңа да шигырь укырга куштылар. Соңыннан сөйләшеп киттек. И-и, шагыйрь булсалар да гади генә икәннәр бит, ихлас шундый… Хәзер аңлыйм инде, алар мине үз дәрәҗәсенә күтәрә алганнар. Бу минем чын шагыйрьләр белән беренче очрашуым, беренче сабак иде: шагыйрь янында һәркем үзен шагыйрь итеп тоярга тиеш.

Роберт абый шигырьләрне сорап алды. Берәр җирдә бастырырмы  дип көтсәм дә, бастырмады. Казанга күченеп килгәч кенә белдем, Госман Садә әйтте, ул шушы очрашудан кайткач: «Илештә бер талантлы егет бар. Ул безнең барыбыздан да көчлерәк. Ул монда бер киләчәк әле, сез аны күрәчәксез», — дигән. Моны ишеткәндә мин инде шактый гына танылган язучы идем. Үзеннән сорадым. Ә ул гадәтенчә мыек астыннан елмаеп кына: «Талантлы татарны бөтен юллар да Казанга китерә», – дип куйды.

Робертны өлкән абыем иттем. Якташлык белән дә бәйледер инде бу, аның белән генә дә чикләнмидер. Әгәр күңелеңдә рухи туганлык тойгысы юк икән, бер төбәктә тууың гына берни дә аңлатмый. Бездә туганлык хисе бар иде. Без бер-беребезне ярата идек. Абый белән энекәш шикелле. Без төрле тарафларда йөрсәк тә, тамырларыбыз уртак иде. Ул тамыр — шигърият. Без бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә бер-беребезгә охшашбыз. Безнең шигырьләр адәм күтәргесез образлылыкка, авыр артиллерия сыман метафораларга, тагын әллә нәрсәләргә корылмаган. Без гади генә итеп язабыз. Бездәге образлар күзгә ташланмый, шуңа шигырьләребез дә примитив такмак сыман гына тоела. Ләкин алар җырлап кына тора. Ә үзләре — бозлавык юл сыман тайгак. Берни сизми узып китәсең дә, таеп егылгач кына, үзеңнең шигырьдә икәнеңне аңлыйсың.  Һәм бездә моң бар.

Менә монысы безнең бәхәс үзәге иде. Роберт абыйның моңы ул елга өстендәге дулкын сыман… Миндә — тирән… Ну, шулай кебек инде… Актара торган. Мин балык сөзгән сыман бөтен бака ояларын, агач тамырларын, тагын әллә нәрсәләрне актарып чыгарам… Русларның – Есенинында һәм Высоцкиенда, татарның Зөлфәтендә бар инде шундыйрак нәрсә.  Нияз Акмал — искиткеч… Наис Гамбәр… Пафослардан араланган җирендә Мөдәрристә бар. Фәлсәфи лирик дулкын ул… Юк, давыл… Мин дә үземне шушы классиклар белән тиң итеп тойган булам да Роберт абыйга бәйләнәм: нигә синең гел өстен-өстен генә соң ул?! Нигә син актара алмыйсың? Ул үпкәләми иде. (Менә монысы да шундый талант иясе өчен искиткеч сыйфат әле аның!) Ул үпкәләми иде! «Марат, тагын бер кат укып кара әле», — дия иде. Ун кат укырга, ятлап бетерергә һәм сизмәскә мөмкин…    сизәр өчен аның шигъриятендә таеп егылырга кирәк… Ә ул гади генә икән…

Шигырьләрең бармый диеп

Хәзер беркем бормый.

Шәп шигырьләр язу жиңел…

Язып кына булмый.

Менә моны әдәбият теориясенең бер канунына да сыйдырып булмый. Ул теория үлчәменә туры килерлек берни дә юк монда. Образ да, метафора да, башка чурт-чураман да. Монда хикмәт кенә бар. Шигърият ул — хикмәт. Мин яратам инде шуны. Шигырьдә хикмәт булырга тиеш дип уйлыйм. Фәлсәфә дә, психология дә, математика, география, биология дә түгел. Ә хикмәт. Ул – тапталган юлдан күнегелмәгән сукмакка күчерүче көч. Яңалыкны юлдан баручылар түгел, ә сукмак салучылар ача.

Игътибарны тагын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Белмим инде аны нәрсә дип атарга да… Мунча турында шигырь кирәкме — пожалыста, Роберт Миңнуллинда. Каен турында кирәкме… Гомумән, нинди генә темага шигырь эзләсәң дә Миңнуллинда бар. Балалар өчен дә бар, олылар өчен дә… Теге темага да, бу темага да… Бу дәрәҗәдәге тематик киңлек дөньяның бер шагыйрендә дә юк. Беркемдә дә!

Абый-эне кебек булсак та, без бер-беребезгә төче сүзләр әйтеп яшәмәдек. Гомер эчендә без бер-беребезгә бер мактау сүзе дә әйтмәдек. Без аны белдек кенә. Ә калганында… Тиргәштек тә, үпкәләштек тә. Сәбәпчесе ул да, мин дә булдым. Тере кешеләр бит… Менә шулай бер-беребезгә эндәшми йөргән вакытларда Роберт абый телефоннан шалтырата. Һәм тирги: «Кайда югалдың?! Бер җирдә бер нәрсәң күренми. Нәрсә, син Казанга кунакка килдеңмени? Бу — Казан, монда кайнарга кирәк…» Мин акланган булам. Ә ул үзенекен итә… «Марат, сине хәтта мин дә күрмим икән, кемнәр күрә дип беләсең? Күрерләр әле дип уйлама, күрми калмаслык итеп эшлә…»  Абый буларак, шулай төрткәләп тә тора инде ул. Хуплап та. Энекәш буларак мин дә тешләшеп алам. Авырттырырлык итеп түел. Хәер… Тәннең авыртуын теш сизми бит…

Менә беренче тапкыр ансыз гына беренче август җитте. Шагыйрь абыемның, остазымның туган көне. Һәм мин беренче тапкыр Аны котлый алмыйм. Билгеле һәм көтелмәгән халәт… Тик мин сезне котлыйм, чордашларын… Андый шагыйрьләр белән бер дәвердә яшәү үзе үк шигърият шикелле…

Марат Кәбиров


Роберт Миңнуллин: «Күрерләр әле дип уйлама, күрми калмаслык итеп эшлә»” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ