Яшелчә калҗасы әзерләү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

  • 1 кило помидор,
  • 130ар грамм кызыл һәм яшел татлы борыч,
  • башлы суган,
  • 5 петрушка ботагы,
  • 1 чәй кашыгы тоз,
  • 3 йомырка,
  • 2 аш кашыгы сыек май,
  • 1 аш кашыгы атланмай.

Помидорларны кабыгыннан чистартырга кирәк. Моның өчен һәркайсының тышчасын пычак белән аркылы-торкылы кисеп, тирән эчле савытка тутырабыз. Өстенә кайнап торган су коябыз. Бер-ике минут узуга, кабыгы үзеннән-үзе диярлек кубып төшәчәк.

Помидор һәм суганны (ваграк итеп) – шакмаклап, кызыл һәм яшел борычны – ваклап турыйбыз. Зуррак табага 2 аш кашыгы сыек май һәм бер аш кашыгы атланмай салабыз. Иң элек майга суган салып кыздырабыз. Бераз кызгач, татлы борычны өстибез. Әйбәтләп болгатабыз. Шуннан помидорларны салабыз һәм барысын да көчле утта кыздырабыз.

Ризык башта сулы булганлыктан, соуска ошап калачак. Суы яртылаш кимегәч, бер чәй кашыгы тоз салабыз. Болгата-болгата, помидор суы тулысынча парга әйләнгәнче пешерәбез. Катнашма боткага әйләнеп калгач, петрушка яфракларын турап салабыз һәм өч йомырка сытабыз. Йомырканың башта агын, аннан сарысын болгатабыз. Пешеп җиткәч, уттан алабыз.


Фикер өстәү