Республикада коронавируска бәйле чираттагы йомшартулар кабул ителде

Татарстан хакимияте коронавирус пандемиясе аркасында элек кертелгән чикләүләрне йомшарту турында чираттагы карар кабул итте.

Бу юлы, 31 июльнең 639 нчы карары нигезендә, 3 августтан республикада 50дән артык кеше катнашында ачык мәйданчыкларда ял итү, күңел ачу, тамаша ясау, мәдәни, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чаралар уздыру рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта, чараны үткәрүгә кимендә 7 көн кала, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенә алдан язмача хәбәр итү мәҗбүри шарт булып тора.


Фикер өстәү