Миңа ник азрак бирәләр?

Кайсы ел икәнен хәтерләмим инде. 12 яшьтән эшләгәннәрнең пенсиясе 100 сумга арта дигән хәбәр килеп иреште. Пенсия фондына документлар илтеп бирдем. Әмма пенсияне арттырмадылар. Кабат мөрәҗәгать итеп тормадым. Аннан соң биш бала үстергән кешегә 1000 сум өстәмә була дигәч тә, тагын документларымны илтеп бирдем. Нишләптер, 700 сумга гына арттырдылар. Үзләре беләдер инде дип, артыннан йөрмәдем. Ә хәзер беләсем килә. Сорашкан идем. 1000 сум өстәмә алучылар да бар икән. Миңа ник 700 сум гына икән ул?

Мифтахетдинова Зәмзәмия. Аксубай, Кыязлы

Бу хакта Аксубай районының Пенсия фонды җитәкчесе Владимир Тимофеев белән сөйләштек.

Зәмзәмия ханымның документларына җентекле анализ ясау өчен, ул аңа 27554 номерына турыдан-туры үзенә шалтыратырга кушты. «Без һәр сорауга җавап табарга тырышабыз», – диде. Дөрес, Пенсия фондына, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап (битлек, пирчәткәләр турында сүз бара), килергә дә, проблемаларны урында да хәл итәргә мөмкин. Бу очракта Зәмзәмия ханымга, мөгаен, телефоннан шалтырату уңайлырак булыр. «Ватаным Татарстан»ның «Халык авазы» рубрикасына мөрәҗәгать итүегез турында да әйтергә онытмагыз.


Фикер өстәү