Балыкчы, суга төшкән мендәрне алырга теләп, су төбенә киткән

Татарстанда, көймәдән суга төшкән мендәрне алырга теләп, су төбенә киткән балыкчыны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 18.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яшел Үзәндә пляж каршында бер ир-атның суга батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга юл тоткан 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ачыклаганча, ике ир-ат яр буеннан 200 метр эчтәрәк балык тоткан. Кайсыдыр мизгелдә берсенең өреп кабартыла торган мендәре суга төшеп киткән. Ир-ат чишенгән, аны алам дип суга чумган һәм күздән гаип булган.

35 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә. Аның аягын көзән җыерган булырга мөмкин.


Фикер өстәү