Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтә

Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил исәргә һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә. Яшен вакытында җил көчәеп, аның тизлеге секундына — 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Фикер өстәү