Россиядә коронавируска каршы вакцинаны сынау төгәлләнде

Россиядә Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны клиник сынау төгәлләнде. Хәзерге вакытта аны теркәүгә әзерлек эшләре бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясенә каршы Гамалея үзәгендә әзерләнгән вакцинаны клиник сынау тәмамланды, хәзер теркәү процедурасын үткәрү өчен документлар пакеты әзерләнә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, прививканы беренчеләрдән булып табиблар һәм укытучыларга ясаячаклар.


Фикер өстәү