Татарстанның бер китапханәсенә уникаль китап тапшырдылар

Бөгелмә китапханәсенә уникаль китап тапшырдылар.Әлеге җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Ключевка авылының 13нче номерлы китапханәсенә «Татар дөньясы. Татарский мир» басмасын бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Заман» нәшрияты ике дәүләт телендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына фотоальбом чыгарган. Басмада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кереш сүз-мөрәҗәгате һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Китапка тарихи документлар, фәнни эшләр, тикшеренүләр кертелгән, әмма шул ук вакытта материалны өйрәнү бик кызыклы. Басмада уникаль документларны һәм вакыйгалар чагылдыра торган күп кенә матур иллюстрация, картографик материал, репродукция һәм фотосурәт бар.

Китап татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучы укучыларның киң даирәсенә исәпләнгән, шулай ук мәгариф учреждениеләре өчен ярдәмлек тә була ала.


Фикер өстәү