СОVID-19 инфекциясеннән вакцинациянең бәясен атадылар

Коронанавирустан вакцина илнең барлык гражданнары өчен бушлай булачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Новгородка эш сәфәре вакытында хәбәр итте. Бу турыда «Российская газета» яза.

«Вакцинация өчен бюджеттан акча бүлеп бирелер дип планлаштырабыз», — дип аңлатты Мурашко.

Моның өчен яңа коронавирустан прививка профилактик прививкалар илкүләм календаренә кертелергә тиеш. Берничә ел элек грипптан прививка шулай кертелгән. Башта бушлай риск төркеменә керә торган балаларны, өлкәннәрне, кайбер хроник авырулы кешеләрне генә керткәннәр. Ә хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр эш бирүче хисабына прививка ясаткан, я аны үзләре түләгән.

Берничә ел элек халыкның барлык төркемнәрен бушлай вакцинацияләү кертелгәннән соң, риск төркемнәрендә прививка ясатучыларның 70 процентка кадәр һәм тулаем популяция буенча 50 проценттан аз гына кимрәк күтәрә алганнар. Нәтиҗәдә соңгы елларда Россия авыр грипп эпидемиясен булдырмый калдык.

Яңа инфекциягә килгәндә, элегрәк министр хәбәр иткәнчә, кайбер риск төркемнәренең (COVID-авырулар белән эшләүче медиклар) вакцинациясен августның икенче яртысында-сентябрьдә ук башларга мөмкин. Ул, күмәк вакцинация октябрьдә башланачагын әйтеп, срокка төзәтмә кертте.

Министр якынлашып килүче көзге-кышкы сезонда грипптан һәм пневмококкадан прививка ясатырга киңәш иткән иде. Бу грипп һәм пневмония белән авыру куркынычын киметәчәк һәм, димәк, коронавирус йоктырган очракта, авыруның җиңел кичерү мөмкинлеген арттырачак.


Фикер өстәү