Татарстанның бер районында өч машина катнашында авария булган

Бөгелмәдә өч җиңел машина белән авариядә ике кеше зыян күргән. 

Кичә төнге уннар тирәсендә Бөгелмә районының Калинин урамында юл-транспорт һәлакәте булган. 14 нче модельле «Лада» һәм ике «КИА» бәрелешә.

«Лада» зур тизлек белән беренче «КИА»ны куып җитә, шуннан ул икенче чит ил машинасына килеп бәрелә. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күргән ике кешене хастаханәгә алып киттеләр», — дип аныклый авария шаһитлары.


Фикер өстәү