Давыл вакытында бер авыл зыян күргән: «Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып китте»

Киров өлкәсенең Югары Кама районында давыл булган. Лойно авылында булган гарасат фотоларын «Типичный Киров» төркемендә урнаштырганнар.

Көчле җил торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.

«Город Киров» сайты хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.

«Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып киткән, тавыкларның күбесе үлгән, шактые югалган», — дип яза шаһитлар.


Давыл вакытында бер авыл зыян күргән: «Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып китте»” язмасына фикерләр

  1. Кемнендер тавык оясы Каманын икенче ягына очып киткен, дилэр. Тавык оясы нэрсэ була икэн ул. Курятник булса тавык абзарыдыр инде. Э Кама дигэне нэмэ була? Кировта Кама бар микэнни

Фикер өстәү