Татарстанда бер фермер үзе торгызган заводта 260 баш ат асрый

Яңа Чишмәдән атлар тотучы Николай Скоков, Орлов юртакларын яратучыларны сөендереп, Петропавловский Бистәсендә урнашкан 57нче ат заводын торгызган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2005 елда Яңа Чишмә районында яшәүче Николай Скоков үзенең джип машинасын ике чабыш атына алыштыра. Беренче елны ук аның аты Казан ипподромында, аннары Мәскәүдә җиңү яулый. 2008 елда Орлов токымлы юртак ат сатып алу бәхетенә ирешә.Шуннан бирле ул җитди рәвештә Орлов юртакларын үрчетү белән шөгыльләнә башлый.

«Орлов токымлы атлар бик матур, аккош муены кебек озын муенлы, башын тотуы да бик горур. Бу токым универсаль булуы белән уникаль. Аны чабыш аты итеп тә, җигүле итеп дә, авылда, армиядә, тантаналарда, хәтта циркта да файдаланырга мөмкин», — дип сөйли 57нче татар атлары заводы җитәкчесе Николай Скоков.

Ул энесе белән Орлов токымыннан булган иң танылган атларны һәм айгырларны эзләгән. Мәскәү ат заводы аукционында да катнашканнар. Ә атларны Киров өлкәсе, Алтай крае, Пермь өлкәсеннән табып алып кайтканнар. Иске Татар ат заводынннан берничә бия сатып алганнар.

Атлар тотучы — аны рәссам белән чагыштырырга була, ул сәнгать әсәрләре иҗат итә, дип саный Николай Скоков. Аның юртакларына Россиядә генә түгел, чит илдә дә ихтыяҗ зур. Аларны Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Кореяга да җибәрәләр.

«Атлар заводына юл салдык, терлекләр асрауны субсидиялиләр. Казан ипподромында 20 баштан артык баш ат тотыла һәм шуннан ук бөтен Россия буенча сатыла. Республикада ат үрчетү һәм ат спортын үстерү буенча 10 елга исәпләнгән Татарстан Республикасы Президенты программасы гамәлгә ашырыла, без — анда катнашучылар. Хәзерге вакытта 20 башка исәпләнгән атлар өчен өстәмә бокс төзибез, киңәйтергә планлаштырабыз», — дип сөйләде ул.

Күптән түгел генә Петропавловский Бистәсендә туган ат, Казан ипподромында Орлов токымлы атлар арасында ярышта җиңеп, Россия буенча дүртенче урынны яулый.


Фикер өстәү