«Кунаклар килә әле, кырык биш ел күрешкән юк иде»

Соңгы вакытларда хатынга әтисенең исеме, ягъни отчествосы белән эндәшә башладым. Чөнки дача күршем Фоатның хатыны да Фәридә исемле. Мин: «Фәридә!» – дип дәшүгә, ике яктан да: «Әү!» – дигән тавыш килә.

Күршеләр әйбәт булу – зур бәхет инде ул. Чөнки, телисеңме-теләмисеңме, син алар белән гел аралашып яшәргә мәҗбүр. Туганың белән айлар, еллар буе күрешмәскә мөмкин, ә күршеләр – гел янәшәңдә. Һәм син бер-береңнең хакын хаклап яшәргә тиеш. «Күрше хакы – Алла хакы» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Фоатлар белән ике арада койма-киртә мазар да юк безнең. Җир бүлгәндә дүрт сутыйның беренче хуҗасы багана утыртып, тимер сетка кадаклаган булган, бер-ике баганасы кыегайгач, Фоат аны бөтенләй алып ташлады. Үзара килешеп, әлбәттә, ике араны бүлеп куюның безгә кирәге юк иде. Ә болай, теләсә ни вакытта бер-беребезгә килеп керәбез. Алар югында – без, без югында алар барысына да күз-колак булып тора. Мин берәр нәрсә шакылдата башласам, Фоат килеп керә дә миңа булыша да башлый. Гомер буе заводта эшли, алтын куллы егет ул, кулыннан бөтен эш килә. Хатыннар, ягъни ике Фәридә бакчачылык белән шөгыльләнә, үзара тәҗрибә уртаклашып, чәчәкләр, яшелчә үстерәләр, җиләк-җимеш куаклары һәм… безне тәрбиялиләр.

Табыннар да уртак безнең. Кем дачага иртәрәк килә, шул аш-су әзерли. Без, гадәттә, соңрак киләбез. Машина тавышы ишетелүгә күрше Фәридә безнең ишегалдына кергән булыр һәм: «Ашарга әзер, мунча ягылган», – дип балкып торыр.

Кунакка йөрергә һәм кунак чакырырга да ярата алар. Кеше үз кабыгына бикләнеп яшәргә өйрәнә барган бу заманда ничек иренмиләр диген!

Бер көнне Фәридә Рәфкать кызы, ягъни күршебез минем Фәридә Вәлиевнага: «Кунаклар килә әле, кырык биш ел күрешкән юк иде», – дип куйды. Миңа бик кызык тоелып китте бу. Бер шәһәрдә яшәп кырык биш ел буе күрешмәгән яки күрешергә зар-интизар булган кешеләр – бик кадерле кунактыр, күршеләр бик зурдан кубып әзерләнер дип уйлап йөрдем. Бу очрашу турында берәр гыйбрәт язарга да ниятләп куйган идем. Менә язуын язам үзе, тик уйлар башка яккарак китеп барды. Бактың исә, күрше Фәридә кунакларның берсе – Людмила белән моннан кырык биш ел элек мәктәптә ике ел бергә укыган булган.

Көннәрдән бер көнне Инстаграм битләрендә очрашканнар да, Фәридә Людмилага: «Безгә дә бер килеп чыгыгыз!» – дигән. Көнен сөйләшкәннәр. Фәридә аларга иртәрәк килергә кушкан. Чөнки алар – өч бертуган кыз, чиратлашып, авыру әниләрен карыйлар. Шуңа күрә, кичкә хәтле сөйләшеп утырырбыз да, шуның белән шул булыр, дип уйлаган күршем. Әмма кунаклар, Фоат әйтмешли, «артык простой» булып чыккан. Кунарга туры килсә, дип түгел, кунарга дип йокы киемнәренә, теш щеткаларына хәтле алып килгәннәр.

Фоат белән Фәридә боларны соңрак гаепләп түгел, көлә-көлә сөйләделәр. Аш-суга галәмәт оста Фәридә бик мул табын әзерләгән иде. Безгә: «Кунаклар киткәч, рәхәтләнеп чәй эчеп алырбыз», – дигән иде, тик насыйп булмаган икән. Кунаклар Фәридә пешергән камыр ризыкларын да мактый-мактый ашаганнар һәм: «Өйгә дә бераз алыйкмы?» – дигәннәр. Күршеләр «Юк!» дип әйтергә өйрәнгән халык түгел: «Алыгыз, ал!» – дигәннәр. Кунаклар исә бөтен ризыкны җыеп алып киткәннәр.

Көн дәвамында Фоат минем янга тәмәке тартырга әллә ничә мәртәбә кереп чыкты. «Кунаклар ничек соң, ниндиерәк кешеләр?» – дигән булам. Бактың исә, Людмила белән Фәридә ахирәт дуслар да булмаган, Фоат исә аларның дөньяда барлыгын да белмәгән. «Малай, сөйләшергә сүз дә юк, ну сөйләшергә кирәк. Кунак бит алар», – ди.

Икенче көнне иртәнге җиделәрдә генә озаттылар кунакларны. «Аллага шөкер, котылдык», – димәделәр. Алай гына да түгел, тагын чакырып калганнар. Фәридә: «Мин пешергән ризыкны мактый-мактый ашаганнарны бик яратам мин», – ди. Ул моны ихлас күңелдән әйтә.

Үземне Фоатлар урынына куеп карыйм, гомер күрмәгән-белмәгән дигәндәй кунакларны шулай кабул итә алырмын микән,  дип уйлыйм. Юктыр, мөгаен. Хатын миңа: «Бигрәк ыштансыз инде син», – дип еш әйтсә дә, мондый ук юлга бара алмам. Килгән кешенең борын төбендә «шап» итеп ишек япмам, әлбәттә, ну Фоат белән Фәридә була алмам кебек. Болай аптыраганнан әйтү инде. Хатыным Фәридә Вәли кызы да ни дияр бит әле…

Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү