Хезмәт урынында коронавирус инфекциясен йоктырган 215 табиб иминият түләвен алган

Хезмәт урынында коронавирус инфекциясен йоктырган 215 табиб иминият түләвен алган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков тармакның коллегиясендә белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, 355 медицина вәкилендә коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. 215 кеше иминият түләвен алган. 9 медицина хезмәткәре исә авырып вафат булган. Хәзеге вакытта бу очраклар буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү