7 яшьлек бала өстенә футбол мәйданындагы капка ауган

1 август Сибайда фаҗига була. Җиде яшьлек кыз үзенең абыйсы белән Ветераннар урамындагы балалар мәйданчыгында йөргән һәм футбол капкасы астында калган.

Баланы баш җәрәхәте белән хастаханәгә салганнар.

Башкортостан Республикасы прокуратурасы мәгълүматлары буенча, әлеге очрак буенча тикшерү оештырылган. Спорт корылмасын урнаштыру шартлары һәм аларны монтажлаганда хәвефсезлек техникасы нормаларын үтәү тикшереләчәк.


Фикер өстәү