Түбән Камада Корбан гаете таләбләргә туры китереп уздырылган

Җир шары мөселманнары динебезнең иң күркәм бәйрәме — Корбан гаетен билгеләп үтте. Ул өч көн дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы мәчетләрендә дә бу көнне бәйрәм чаралары оештырылды.

Соңгы елларда корбан чалу гыйбадәтенең мәчет территориясендә оештырылуына халык шулкадәр ияләнде, быел да шулай ук булыр дип өметләнделәр. Тик коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять әле дәвам итә шул. Шуңа да бәйрәм чаралары барлык таләп-кагыйдәләр сакланып, тыйнак кына уздырылды. Бәйрәмнең җомга көненә туры килүе ярап куйды, корбан чалырга ниятләгәннәр аны туган якларында, яки район хуҗалыкларында тормышка ашыра алды. Ә менә мәчет территориясендә корбан итен җыю оештырылды, һәрвакыттагыча, аны мохтаҗларга таратачаклар.

Ислам кануннары буенча ул иртән – гает Коръән сүрә-аятьләре уку белән башланып, вәгазь белән дәвам ителде, аның артыннан бәйрәм намазы укылды. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: мәчет эчендәге намаз залына нибары 90 кеше генә кертелә, калганнар намазлыгын ишегалдына җәйде. Шәһәрнең сәнәгать челтәрендә барган төзелешләрдә ерак һәм якын чит илләрдән мөселман кардәшләребез күп эшли, аларга да бу көнне ял бирелә. Шуңа да намазга килүчеләр бер залга гына сыя торган санда булмый. Хәер, бүгенге техника хөтбәне һәм намазны зур экраннан күзәтү мөмкинлеге бирә. Бер уңайдан шуны да әйтеп китик: бәйрәм алдыннан “Намазлык бүләк ит” акциясе игълан ителгән иде, шуңа да бу көнне гаеткә килгән бер кеше дә таш өстенә утырмады, күршесе аның алдына бүләк намазлыгын җәйде.

Корбан бәйрәменә ямь өстәп, мәчет янындагы мәйданда сәүдә дә оештырылды. Әлбәттә, бу көнне күпләр мәчеткә садәка бирү нияте белән килә. Шуны күз уңында тотып, махсус тармалар куела, мәчет әһелләре дога кыла.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү