Татарстанда коткаручылар балыкчы мәетен тапкан

Татарстанда коткаручылар суда баткан балыкчы мәетен тапкан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кичке җидедә Яшел Үзәндә шәһәр пляжы каршы ягында 2нче зона коткару отряды водолазлары ярдан 450 метр ераклыкта 9 метр тирәнлектә 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.


Фикер өстәү