Республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидат теркәлгән

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. Шулай итеп, аларның саны 5кә җитте.

Үзәк сайлау комиссиясенең 1 августта узган киңәшмәсендә Олег Коробченко («Партия Роста» тәкъдим итте), Альмир Михеев («Гадел Россия»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары»), Владимир Сурчилов (ЛДПР) Татарстан Президенты вазифасына кандидат таныклыклары алды. Аларның һәрберсе район һәм шәһәрләрдәге, ким дигәндә 5 процент җирле депутатның имзасын җыйган.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты вазифасына теркәлгән беренче кандидат республиканың гамәлдәге башлыгы Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте) булды.

28 нче Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутаты урыны өчен көрәшәчәк 5 кандидатның да исеме билгеле. Алар – Андрей Колосов (ЛДПР), Олег Морозов («Бердәм Россия»), Илнар Сираев («Гадел Россия»), Николай Барсуков («Коммунисты России»), Леонид Стражников (Коммунистическая Партия Социальной Справедливости).

Билгеле булганча, Татарстанда берьюлы 4 сайлау кампаниясенә әзерлек бара. Татарстан Президентын сайлыйбыз. Бер мандатлы Түбән Кама округында – Дәүләт Думасына, Алабугада исә Дәүләт Советына өстәмә сайлау булачак. Моннан тыш, республиканың җирле үзидарә органнарына да депутатлар сайлана. Бүгенге шартларны искә алып, тавыш бирүне өч көн – 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уздыру турында карар кабул ителде. Сайлауның төп көне 13 сентябрьгә билгеләнгән


Фикер өстәү