БДИне тапшыра алмаучылар киләсе елның язын көтә

БДИ тапшыруның өстәмә чоры 2021 елның язына планлаштырылган. Бу хакта “Рособрнадзор” җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анзор Мусаев белдергән.

– Бердәм дәүләт имтиханнарын өстәмә тапшыру чоры язга – март ахыры – апрель урталарына тәгаенләнде. Соңрак вакытка күчерү булмастыр дип уйлыйм. Яңа елдан соң яңа расписание төзиячәкбез, имтихан тапшыру вакытын күчерүнең мәгънәсе бармы-юкмы икәнен ачыклаячакбыз, – дип сөйләгән матбугат конференциясендә Анзор Мусаев.

Аның әйтүенчә, яз көне БДИне алдагы елда имтихан тапшыра алмаучылар, ярышларга йөрүче спортчылар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар бирә.

Анзор Мусаев быел чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын ничегрәк тапшыруына да кагылып үткән. Аның әйтүенчә, балалар имтиханнарны гадәттәгечә биргән. Бернинди дә көтелмәгән хәлләр булмаган.

Быел Россиядә ике укучы дүрт фәннән 400 балл җыйган. 533 егет-кыз ике фәннән – 200 балл, 26 сы – 3 фәннән 300 балл туплаган.


Фикер өстәү