Россиядә яңа төр кандала пәйдә булган

Сак булыгыз: кайбер шәһәрләрдә тропик илләрдә генә була торган урын-җир кандалалары күренә башлаган. “Роспотребнадзор” матбугат хезмәте Россиядә яшәүчеләрне әнә шулай дип кисәткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство белгечләре әйтүенчә, илнең Европа өлеше өчен яңа төр бөҗәк бу. Аларның саны елдан-ел ишәя. Кандала барыннан да элек пычрак йортларда, күп кеше яши торган урыннарда очрый. Әмма чиста-пөхтә торакта да үрчергә мөмкин.

Бөҗәкләр әйбер, кием-салым белән бергә, яки җилләткеч шахта, розетка аша өйгә эләгергә мөмкин. Күп катлы йортта бер генә фатирда пәйда булсалар, бөтен йортка таралу куркынычы зур. Аларны ял иткән чагында кунакханәдән ияртеп кайтучылар да бар. Шуңа күрә кунакханәдә урын-җирне игътибар белән карарга, бик вак кына кан тамчыларыннан калган шиклерәк эзләр күренсә, анда яшәүдән баш тартырга кирәк, дип кисәтә “Роспотребнадзор” белгечләре.

Йоклаганнан соң тәннең, кычытып, тешләгән эзләрнең пәйда булуы кандала барлыкка килү турында сөйли. Алар асылда җәен һәм җылылык бирү сезоны башында котыра. Белгечләр канэчкеч бөҗәкләрнең пәйда булу-булмавын вакытында күреп алу өчен урын-җир әйберләрен ешрак алыштырырга, диван, келәмнәрне, мебель детальләренең тоташкан урыннарын, кубып килүче обойларның эчке ягын карарга, сәяхәт вакытында чемоданнарны юыну бүлмәсендә сакларга киңәш итә.


Фикер өстәү