Иң яхшы комбайнчыларны Татарстан Президентыннан бүләк көтә

Араларыннан иң тырыш 200 кешегә 100әр мең сум күләмендә премия түләячәкләр.

Әлеге яңалыкны Хөкүмәт Йортында узган утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде. Аның сүзләренә караганда, кызыксындыру булганда, эшнең нәтиҗәсе дә яхшырак була. Дөрес сүзгә җавап юк. Уракта иң яхшы эшләүчеләрне районнар да, хуҗалыклар да бүләкли.

«Комбайнда сигезенче елымны эшлим. Әти бабайга ияреп йөргән, мин – әтигә. Әнә шулай итеп эшкә өйрәндем. Чаллыда урнашкан «Агрокөч» оешмасында хезмәт куям. Бу оешма башкаларны техника белән тәэмин итә. Хәзерге вакытта мин – «Зәй» агрофирмасында уракта. Комабайн шундый нәрсә инде ул: гел үзенә тартып тора. Басуларда өлгергән арыш-бодайларны күреп тә күңел сөенә, – ди «Зәй» агрофирмасы комбайнчысы Рөстәм Мөхәммәтдинов. – Декабрьгә хәтле басуда булабыз. Чөгендер дә алабыз. Кыш айларында тик торырга туры килә. Иртә яздан тагын эш башлана. Урак өстендә йоклап яткан юк.  Әгәр комбайннар ватылмаса, көннәр матур торса, эш тә бара,  акчасы да булыр иде. Норманы арттырып үтәсәк, тагын да күбрәк түлиләр. Иң мөһиме – эшне яратып эшләү. 100 мең сум акча эләксә, әйбәт булыр иде, әлбәттә. Әмма  алдан ук хыялланмыйм, тырышып эшләргә кирәк».

Тәлгать  Зариповның комбайнга утырганына 20 елдан артык вакыт узган инде.  Басуга чыкмаса, үзен начар хис итә икән.

– Урак өсте җитүгә, йөрәк җилкенеп тора. Элек безне беркем дә үсендереп тормады. Нәрсә бирсәләр, шуңа риза булып эшләдек. Соңгы елларда җир кешесенә ихтирам да, игътибар да артты. Хәзер техникада бик уңайлы. Элеккеге төсле ватылмый да. Эшлисе генә килеп тора, – ди Балтач районының «Сосна» хуҗалыгы комбайнчысы. – Ике ел элек Президент 40ар мең сум акча биргән иде. Узган ел ул 60 меңгә җитте. Икесен дә алган идем. Быел – 100 мең. Әлбәттә, эшләргә стимул бар.  Акча эләксә, куяр урынын табар идек әле.

 

3 августка республикада 233,4 мең гектар мәйданда 944 мең тонна ашлык суктырып алынган. Гектарыннан уртача 40,4 центнер уңыш чыга. Узган ел бу вакытта әлеге күрсәткеч 32,7 центнер булган. Быел Зәй районында гектарыннан 61,9 центнер уңыш алганнар.


Фикер өстәү