«Александр Суворов» теплоходында CОVID-19 инфекциясе табылган

Татарстан туристлары Түбән Новгородта күңелсезлеккә юлыккан: алар «Александр Суворов» теплоходыннан кичекмәстән ярга чыгарылган. Сәбәбе – CОVID-19 инфекциясе таралу.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1 августта Түбән Новгородта теплоход экипажының берничә әгъзасында коронавирус инфекциясе табылган. Анда Түбән Новгород өлкәсе, шулай ук Татарстан туристлары булган. Ял итүчеләрнең һәммәсе шундук өйләренә озатып куелган. Экипажның ике әгъзасы хастаханәгә салынган, бишесе – үзизоляциядә. Теплоходта экипажның 101 әгъзасы һәм 254 юлчы булган.

Теплоход Түбән Новгород – Ярославль – Мышкин – Түбән Новгород маршруты буенча сәяхәт кылган. Ул маршрутның соңгы ноктасына килеп җиткәч тоткарланган. Чирләүчеләр арасында пассажирлар юк. «Александр Суворов» Мәскәүдә теркәлгән «ВодоходЪ» компаниясенә карый.

«Роспотребнадзор» теплоходны йөзү хокукы бирүче санитария таныклыгыннан мәхрүм иткән. Әлеге хәл буенча прокурор тикшерүе оештырылган.


Фикер өстәү