Татарстанда бала фонтанга егылганнан соң җинаять эше кузгатканнар

Чаллыда бала фонтанга егылганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Чаллы паркында нәни кыз баланың аягы белән фонтанга егылуы төшерелгән видео чыкты.

Бу хәл 21 июльдә Тукай яр буенда булган. Бала коры фонтан буйлап йөргәндә, аягы төшеп киткән.

Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, гадәттән тыш хәл фонтанның саклау җайланмасы беркетмәсе төзек булмавы сәбәпле чыккан. «Мәдәният һәм ял паркы» предприятисе хезмәткәрләре куркынычсызлык чараларын булдырмаган.

Шул сәбәпле, парк хезмәткәрләренә «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү