Коронавирусны җиңгән 92 яшьлек Илдус Мостюков: «Үлем турында уйлап та карамадым»

92 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков коронавирусны җиңгән! Үзе әйтмешли, башта ул бу чирне ияртермен дип уйлап та карамаган. Авырып терелгәч, коронавирусның да дәвалана торган чир икәненә инанган.

– Июль башында авырып киттем. 10 көн дәвамында температурам югары торды. Берничек тә төшереп булмады. Үзебез генә җиңә алмасын аңлагач, табиб чакырдык, – ди Илдус абый. – Мине Республика клиник хастаханәсе госпиталенә алып киттеләр. 7-8 көн эчендә хәлем уңайланды. Диагнозымны әйткәч тә, күңелне төшермәдем. Тереләсемә ышандым. Үлем турында уйлап та карамадым.

Танылган галим-конструктор Илдус Мостюков «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасын җитәкли. Танышлары, дуслары аның гомер буе шат күңелле, күңел төшермичә яшәүче кеше икәнен әйтә. Үзе исә табибларга рәхмәт укый.

– 92не тутырдым бит инде. Бу яшьтә исән калу да икеле булгандыр. Әмма табибларның дөрес дәвалаулары аркасында мин исән-сау. Хәзер өйдә генә торам. Балаларым ташламый, табиб булып эшләүче киленем янәшәмдә, – ди ул. – 65 яшьтән узганнарга өйдә торырга кушалар. Роспотребнадзорны тыңларга кирәк. Алар белми әйтми. Чир эләксә, бик авыр булачак. Үз хәлемне үзем генә белдем. Хәзер генә күңел күтәренке ул. Шуңа күрә, һәркем үзен сакласа иде. Әгәр авырып китсәгез, курыкмагыз. Табиб чакыртыгыз. Вирус янәшәбездә генә йөри. Кирәк кешесен үзе таба икән ул.

Илдус абыйның башка авырулары да юк түгел. Шөкер, вирус аларны кузгатмаган. Хәзер инде өйдә әкренләп тернәкләнү уза.

– Дөньяны, кешеләрне яратырга кирәк. Һәрнәрсәгә елмаеп карасаң, күңелдә рәхәт хисләр генә туа. Юкка-барга борчылмаска, бары тик алга атларга кирәк. Авырсам да, мин тереләм, авыруны җиңәм, дип тордым. Үземнең оптимист булуым һәм табибларның җылы мөнәсәбәте мине бу чирдән коткарды, – ди ул. – Табиблар алдында баш иярлек. Аларның никадәр тырышып эшләвен, үзе авырып карамаган кеше әйтә алмый. Инде хәзер балаларым, киленем ташламый. Ялгыз яшәсәм дә, якыннарымның җылысын тоеп, аларга кирәкле икәнемне аңлап, бик бәхетле картлык кичерәм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү