2024 елда Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр 2 миллион кешегә җитәргә тиеш

“Спорт – тормыш нормасы” федераль проектында билгеләнгән максат буенча 2024 елда Татарстанда физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр 2 миллион кешегә җитәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Әлеге проект “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның буенча 2024 елда Россиядә халкының 55 проценты физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнергә тиеш. Татарстанда әлеге күрсәткеч 57 процент итеп билгеләнгән. Бу исә 2 милллион чамасы кеше дигән сүз. “Хәзерге вакытта андый кешеләр саны 1,7 миллионга җитте. Бу – бар халыкның 49 проценты дигән сүз. Прроекттагы күрсәткечләрдән бер елга алда барабыз. Федераль проект кына түгел, республикада алдып барылган эшнең дә нәтиҗәсе бу”, – диде Владимир Леонов.
“Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты чараларын тормышка ашыру өчен 2019 елда Татарстанда 422 млн. сум акча тотылган. Шуның 276, 2 млн. сумы – федераль казнадан килгән акча. Быел барлыгы 773,6 млн. сум акча тотылыр дип ниятләнә.


Фикер өстәү