Төп нигездә… тавыклар каршы ала

Журналист һөнәренең үзенчәлеге инде бу: кем белән очрашма, башкаларга җиткерерлек, үрнәк итеп куярлык сыйфатларын эзли башлыйсың. Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында туып үскән Гөлсирә Шакирова белән дә шулай булды. Берничә минут эчендә, үзе дә сизмәстән, гап-гади тормыш фәлсәфәсен сөйләп бирде ул.

Бүлмәгә кергәч тә, ул 5 литрлы буш су шешәләренә күз салды. Чүплеккә ташларга җыенганыбызны белгәч: «Сезнең бакчагыз юкмыни, ялкауланып ятмагыз инде», – дип яратып кына шелтәләп алды. Аннан үзенең бу «байлык»ны ничек итеп куллануы турында сөйләп алды. Баксаң, салкын тимәсен дип, ул кыярларны да шундый савытларга утырта икән. Бакча, йорт турында сөйләшү шуннан китте инде.

Туган йортны ташламыйбыз

– Әтием Нургаяз: «Туган нигезне таратмагыз», – дип, васыять әйтеп калдырды. Әнием Асия дә: «Бакчага биш-алты төп помидор булса да утыртып китегез. Өлгереп, кайтуыгызны көтеп торыр», – дип әйтә иде. Өч бала үстек без. Абыем Нияз белән энекәшем Фаяз районда үз йортлары белән яшиләр. Шуңа күрә төп нигездәге хуҗалыкны, авылдан аерылмасын диптер инде, миңа йөкләделәр. Ирем Әмир белән атна саен авылга юл алабыз. Тумышы белән ерактанрак, Пенза өлкәсеннән булгач, ул да безнең авылны үз итеп бетерде. Әти-әнинең сүзен аяк астына салып таптамадык. Буш тора дисәк тә, йортыбызның җаны бар, шөкер. Энекәшем, әтинең эшен дәвам иттереп, умартачылык белән шөгыльләнә. Ә без йорт-җир, бакча эшләрен караудан тыш, тавыклар алып җибәрдек. И, шуларның безне күрүгә йөгереп килүләре!.. Нәкъ бала-чага сыман инде. Нәрсәдер көткән кебек каршы алалар. Кайберәүләргә минем сүзләрем, бәлки, кызык та тоелыр. Әмма каралты-курада җан иясе булу барыбер буш өйгә кайтып керү түгел инде. Бакчамда да бөтен нәрсәне үстерәм. Күп түгел. Үзебезгә җитәрлек кенә. Кыяр-помидор да, кәбестә, бәрәңге дә бар. Әти-әни, әйбернең бәрәкәте булсын аның, дип әйтә торган иде. Шул сүзләрне бер дә онытмыйм, барыбызга да җитә.

Үзегез килеп укырсыз

– Әти-әни безне иманлы итеп үстерде. Шөкер, гореф-гадәтләрне, йолаларны барыбыз да үтибез. Элек авылга кайткан саен, өстәл артына тезелешеп утыра идек тә, әти, ясин укып, кечкенә балаларга сәдака өләшә иде. Оныклар бер шатлансалар, әти: «Дога кылырга өйрәнсеннәр дип тырышам, без бакыйлыкка күчкәч, зиратка үзегез килеп укырсыз», – дип әйтә иде. Кайчакларда уйланып йөрим дә гаҗәпләнеп туя алмыйм. Нинди тәрбия булган бит! Вәгазь дә укымаган, көчләп тә өйрәтмәгән. Изге нияттә булгангадыр, теләкләре дә тормышка ашты. Дини бәйрәмнәрдә барыбыз да төп нигезгә җыелабыз. Ир-атлар белән ир балалар башта мәчеткә юл тота. Аннан зиратка китәләр. Хатын-кызлар – аш-су янында. Өстәл хәзерләп көтеп торабыз. Без дә әти-әнидән үрнәк алабыз инде. Оныкларыбыз да күреп үссен, дибез.

Өйдәге тәрбиядән күп нәрсә тора шул. Тәүфыйклы булсагыз, бәхетегез дә булыр, дигән сүзләр күңелгә бигрәк тә уелып калган. Бу бит – гади сүзләр генә түгел, яшәү рәвеше. Шушы кагыйдәне үтәп яшәсәң, яхшылык эшлим дип уйламыйсың, үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Ирем дә шундый. Бер дә авырсынып тормый. Исемдә әле: тулай торакта яшәгән чак иде. Соң гына күршеләребезгә шәһәр янындагы бер бистәдән әти-әнисе килеп төште. Ә балалары өйдә юк. Бер кечкенә генә бүлмә булгач, кич кундырырга урын да чамалы бит. Әмир күп уйлап тормады, төн уртасында өйләренә илтеп куйды.

Күршеләр

– Әти белән әни гомер бакый күршеләрнең хакын хаклап яшәде. Безне дә шуңа өйрәттеләр. Әтинең бакыйлыкка күчкәненә 9 ел инде, әниебезгә икенче ел китте. Йортыбыз элек тә, хәзер дә гөрләп тора. Нәселебез дә зур. Туганнарыбыз да күп. Алар янында күрше-күләнгә дә урын җитә. Элек тә, хәзер дә бакчабыздагы беседкада күрше әбиләрне кунак итәм. Гөрләшә-гөрләшә чәй эчәбез. Әнием бигрәк ярата иде шул мизгелләрне. Аның бит бер авырлыгы да юк, самавыры да, күмере дә шунда. Күршеләр үзләре дә еш керәләр, чакырганны гына көтеп тормыйлар. Фәймә апа, Рәйсә апа, Миңзифа апалар атна уртасында йортка, тавыкларыбызга да күз-колак булып торалар.

Авылыбыз бәләкәй, хуҗалык саны 80 тирәсе генә калгандыр инде. Бездә элеккеге колхоз системасы сакланып калды. Аны бүген Тәлгать Хамматов җитәкли. Нык куллы хуҗа булгангамы, авыл халкы бик бердәм. Фермабыз да бар. Эш булгач, авылда яшьләр дә кала. Үз хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар. Рәхәт бит. Газ, су, телефон кергән. Асфальт юлдан җилдереп кенә йөрисе. Кыскасы, бар да бар. Яшә генә. Нишлисең, замана шаукымы безне кайчандыр шәһәргә илтеп ташлады. Ата-ана нигезе барыбер үзенә тарта. Авылга кайтып, бөтенләй төпләнергә дә исәп юк түгел әле.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү