Циркка кәмит карарга баралар

Моннан нәкъ 243 ел элек, 4 август көнендә  Лондонда дөньядагы беренче цирк эшли башлый. 

Дөрес,  мондый тамашалар инде күп гасырлар буена Борынгы Рим дәүләтеннән үк килә. Әмма үзенең атрибутлары, билгеле бер стильдәге бинасы, законнары белән цирк XIII гасыр ахырында гына пәйда була.

Лондон

1770 елда  хәрби хезмәттән кайткан сержант Филип Астлей Лондонда  ат чабышлары буенча мәктәп оештыра.  Тиздән алар тамашачылар алдында да чыгыш ясый башлыйлар. “Астлей амфитеатры” дип аталган махсус бина да җиткерәләр. Аның түбәсе  гөмбәзсыман ясалып, эчендә түгәрәк тамашачылар залы, оркестр һәм сәхнә дә була. 1977 елның 4 августында бу бинада,  Европада беренчеләрдән булып,  театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.  Әлбәттә инде, күбрәк атлы номерлар урын ала.

Пенза, Саратов

Бүгенге күзлектән бәяләгәндә, Россиядә  цирк сәнгате XII гасырда барлыкка килә.  Кыскасы, күчмә чит ил артистлары, могҗизага тиң номерлар күрсәтеп, халыкны таң калдыралар.  XIII гасырда аларга урыслар да кушыла башлый.  Ә 100 елдан беренче стационар цирк барлыкка килә.  Аңа нигез салучылар – өч бертуган Дмитрий, Аким, Петр Никитиннар.  Крепостной крестьян балалары, үзләре дә сизмәстән, балачактан ук  цирк сәнгате белән кызыксына башлыйлар.  Әтиләре, ирек алгач, улларын Идел буйлап сәяхәткә алып китә. Төрле җирләрдә чыгыш ясап, акча эшлиләр. Һәр баланың үз роле була. Аким кәмит күрсәтү  белән шөгыльләнә, төрле музыка   инструментларында уйнап, клоун ролен башкара.  Петр үзенең җитезлеге белән тамашачыларны шаккатыра, ә Дмитрий  чараны алып бара.

Шулай йөри торгач,  артистлар Пенза шәһәрендә тукталалар һәм 1873 елны Россиядә “Боз сарае” дип аталган беренче циркка нигез салалар.  Сура елгасы ярында субайлар кагып, бозга колгалар беркетәләр, өстенә япма тарттыралар.  Әмма яз килгән саен аларга бу корылманы сүтәргә туры килә.  Өч  елдан соң туганнар циркны Саратовта ачалар.  Моның өчен җирле эшмәкәр Эммануэль Баранектан  бина сатып алалар.  Бу цирк 1928 елга кадәр эшли. Аренада бары тик урыс артистлары гына чыгыш ясый. Бу – Никитиннарның  төп шарты була.  Саратов циркының  яңа бинасын Мәскәү метроларын төзегән  күренекле архитектор Борис Виленский проекты буенчы эшлиләр.  Нәкъ менә шунда  Карандаш (Михаил Румянцев) һәм Кояшлы клоун (Олег Попов) үзләренең иҗат юлларын башлыйлар да инде.

Петербург

Петербург Россия башкаласы итеп билгеләнгәч,  цирк салырга кирәк дигән уй урыс меценатларының  башына еш килә үзе.  Австрия циркачы Карл Гинненың, шәһәргә килеп, чыгыш ясар өчен Нева ярындагы җимерелгән бер бинаны арендага алуы гына бу уйларга чик куя. Чит ил кешесе башкалада циркның булмавына бик гаҗәпләнә. Ахыр чиктә  Гинне бинаны үз акчасына төзетә башлый. Үзе киткәндә, милкен  италияле Гаэтаено Чинизеллига тапшырып калдыра. Анысы үз чиратында императордан шәһәр үзәгендә кирпечтән цирк бинасы төзергә рөхсәт сорый.  1877 елда Фонтанкада ачылган цирк  әле дә шул урында.

Мәскәү

Мәскәүдә беренче цирк  1880 елда Цветной бульварда ачыла. Аңа нигез салучы Альберт Саламонский балалар катнашындагы чыгышларны оештыручы буларак та тарихка кереп калган.  Аңа кадәр цирк олылар эше генә булган.  Саламонский циркында балалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә, Яңа ел чыршылары куела  башлый.  Бүләкләр дә өләшкәннәр.  Циркта язучы Лев Толстой, шагыйрь Алксандр Блок, философ Павел Флоренский кебек зыялылар да еш булган.

Совет власте урнашкач,  Саламонский циркы беренче дәүләт циркына әверелгән.  1920-30 нче елларда артистлар әзерләү өчен һөнәрханә ачылган. Шулай итеп, акрын гына чит ил артистларыннан баш тарта башлаганнар.  Бөек Ватан сугышы елларында да  цирк чыгыш ясаудан туктамаган. Алар фронтларда да еш булган.  Легендар Леонид Куско, Михаил Шуйдин, Олег Попов чыгышлары аншлаг белән үткән.  Шулай да  циркның  иң күренекле артисты – Юрий Никулин.  1996 елдан бирле Мәскәү циркы аның исемен йөртә.

Казан

Башкалабызда цирк бинасы шәһәрнең үзәгендә урнашкан.  2312 тамашачыны исәптә тоткан бу бина 1967 елда “Татгражданпроект” оешмасы проекты белән төзелгән.  1995 да цирк каршында музей ачылган. 1996 елдан цирк мәктәбе дә эшли.

Белешмә

Россия территориясендщ 41 стационар цирк бар. Шуларның 38е “Росгосцирк”  Россия дәүләт цирк компаниясенә керә. Бу компаниягә кермәгән цирклар Петербург, Мәскәү, Казан шәһәрләрендә урнашкан.

Калганнары Әстерхан, Брянск, Владивосток, Воронеж, Волгоград, Екатеринбург, Иваново,  Иркутск, Кемерово, Киров, Кисловодск, Кострома, Краснодар, Красноярск, Курск, Магнитогорск, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Новокузнецк, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Рязань,  Самара, Саратов, Сочи, Ставрополь, Тверь, Тула, Төмән, Уфа, Хабаровск, Чиләбе, Ярославль шәһәрләрендә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү